Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Ачык ишекләр көне"нә бардык 14.03.2017

9 нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятенә "Ачык ишекләр" көненә бардылар. Анда трактор, машина, "КамАЗ" төзелешләре белән таныштылар, машина йөртеп карадылар. Көндезге аштан соң пешекчеләр әзерләүче цехта булдылар. Аннары студентларның тулай торакта яшәү шартлары белән таныштылар, концерт карадылар. Укучыларга бу очрашу бик ошады.
-
Күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда 07.03.2017

6 нчы март көнне мәктәбебездә иң гүзәл затларыбыз - хатын-кызларга багышланган бәйрәм концерты булды . Әлбәттә, бу бәйрәмгә кадерле әниләребез, дәү әниләребез дә чакырылды. Алар игътибарына матур җырлар, шигырьләр башкарылды һәм скетч күрсәтелде. Әниләребез уеннарда катнаштылар, күңелле ял иттеләр.
-
Иң матур сүз-әниемә 07.03.2017

Март ае безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган 8 Март халыкара хатын-кызлар бәйрәмен бүләк итте. Шушы бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә әдәби-музыкаль иртә узды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен, укытучы апаларын һәм укучы кызларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Әлифба бәйрәме үтте. 01.03.2017

И Әлифба, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Бүген мәктәптә 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме үткәрелде. Луиза, Данияр, Аделя матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, санадылар, укып күрсәттеләр. Укучылар, укытучы Алсу Фанусовна һәм әти-әниләр белән күп һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Аҗаган - 2017 27.02.2017

25 февраль көнне мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык кысаларында "Аҗаган - 2017" уены үткәрелде. 5-9 нчы сыйныф укучылары ике командага бүленеп җитезлектә ярыштылар. Барлык төр уеннарда да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Нәтиҗәдә “Ак барс” командасы җиңде.
-
22.02.2017

Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы узды. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәдә “Ак Барс” командасы җиңүче булды.
-
21 февраль – Туган тел көне 21.02.2017

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз.
Бүген безнең мәктәптә Халыкара Туган тел көненә багышлап, “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары туган тел турында матур шигырьләр һәм җырлар башкардылар.
-
17.02.2017

"Россиянең чаңгы юллары-2017" массакүләм чаңгы ярышы кысаларында, Сарманның "Старт базасында" ярышлар булып узды. Әлеге чарада безнең мәктәп тә читтә калмады: укучылардан һәм укытучылардан торган командабыз ярышта катнашты.
-
Гасырларда калыр батырлык 16.02.2017

15 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилгә багышланган әдәби - музыкаль композиция күрсәттеләр.
-
10.02.2017

Безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының Сарман кусты методик берләшмә утырышы узды. Исламова А.Ф. 1,2 нче сыйныфларда татар теленнән, Фахрисламова З.Ф. 3,4 нче сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес һәм М.Җәлилнен туган көненә багышланган ачык чара күрсәттеләр.












