Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Парламент дәресе 08.02.2017

Бүген ” Татарстан – 2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Сахбетдинов Рифат Мисхәт улы ачык парламент сәгате уздырды. Укучыларның сәяси хокукый культурасы мәсьәләләренэ бәйле мәгълүматны белүгә ярдэм итү, законнар чыгару мәсьәләләренэ караган белемнэрен тирәнәйтү һәм ныгыту максатыннан үткәрелгэн әлеге дәрес кызыклы һәм файдалы булды.
-
Бер күрешү - үзе бер гомер 04.02.2017

03 февраль көнне мәктәбебездә “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәгә үзебезнең мәктәпне тәмамлаган студент егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Алар үзләре белем алган мәктәпне сагынып, бу очрашуга бик теләп килделәр. Үзләрен укыткан укытучылар белән очраштылар, бер – берсе белән аралаштылар , югары сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр , уеннарда катнаштылар, концерт номерлары карадылар һәм гомумән рәхәтләнеп ял иттеләр. Кичә бик күңелле узды.
-
02.02.2017

31 января в спортзале Кавзияковской ООШ была проведена товарищеская встреча по баскетболу между девушками МБОУ "Кавзияковская ООШ" и МБОУ "Альметьевская ООШ" . Команда девушек МБОУ "Кавзияковская ООШ" победила со счетом 38:17. Молодцы!
-
Спартакиада уеннарында сынатмадык 23.01.2017

21 нче гыйнвар көнне районда укытучылар спартакиадасы уздырылды. Бу уеннарда Кәүҗияк мәктәбе укытучылар командасы да актив катнашты һәм аркан тарту буенча беренче урынны яулады. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
20 гыйнвар – Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне 20.01.2017

Безнең мәктәптә бу көн беренче президентыбызның тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктырткан ачык класс сәгате белән билгеләп үтелде.
-
Укучыларның кул эшләре күргәзмәсе 18.01.2017

17 нче гыйнвар көнне авыл җирлегенең еллык отчет җыелышы булды. Барлык мәктәп хезмәткәрләре дә катнашты. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
13.01.2017

13 января в нашей школе проведен школьный тур конкурса рисунков для учащихся 1- 4 классов «Алиса в Стране Зазеркалье», посвященный юбилею книги английского писателя Льюиса Кэрролла «Алиса в стране чудес».Все любовались рисунками учащихся.
-
Педагогик укулар 30.12.2016

Бүген Сарман гимназиясендә уздырылган педагогик укуларда безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Инглиз теле укытучысы Обечова Римма Сергбай кызы чыгыш ясады, ул үзенең инглиз теле дәресләрен укытудагы педагогик эшчәнлеге белән уртаклашты. Химия, биология фәннәре укытучысы Салихова Фәйрүзә Рафис кызы экологик мэсьәләләрне чишү буенча “мастер – класс” күрсәтте.
-
Яшел чыршы, аллы-гөлле утлар – Яңа елның гүзәл бизәге 26.12.2016

Яңа ел!!! Ничек зарыгып көтеп алабыз без бу бәйрәмне. Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, күңелне ниндидер дулкынлану биләп ала. Һәр кеше Яңа елның бары уңышлар гына алып килүен тели.
24 декабрь көнне безнең мәктәптә дә Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмебез укучыларның чыршы тирәсендә әйләнеп, яңа ел җырларын җырлау белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызын күргәч, укучылар тагын да сөенделәр, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Соңыннан Кыш бабай һәр укучыга бүләк өләште.
-
Яңа елга әзерлек 15.12.2016

Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә. Бәйрәм рухы өстәп, мәктәп ишегалдына кардан сыннар ясалды.












