Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2016

1 октябрь көнне Кәүҗияк төп гомум белем бирү мәктәбендә ике чара бергә узды. Бу көнне авыл җирлеге белән берлектә өлкәннәр көне уздырылды һәм мәктәп бакчасына агач үсентеләре утыртылды. Өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән аңа “Өлкәннәр аллеясе” дип исем бирелде.
-
30.09.2016

Район үзәгендә үткәрелгән ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән уңышны саттык.
-
29.09.2016

3 һәм 4 нче сыйныф укучылары тыл ветераны 89 яшьлек Мофаваза әбигә көзге уңышны җыярга булыштылар. Мофаваза әби балаларның ярдәменнән бик канәгать булды. Аларга үзенең авыр үткәне турында сөйләде. Аш-су остасы буларак, балан бәлеше пешерү серләренә дә өйрәтте.
-
28.09.2016

5 нче сыйныф укучылары математикадан мониторинг эше эшләделәр.
-
26.09.2016

Кәүҗияк авыл китапханәсендә райондаш язучыбыз Ә.Габидинең 90 еллык юбилее уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Янсын гомер учагы” дигән чара үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аның китапларына күзәтү үткәрелде.
-
Көзге уңыш 23.09.2016

Бүген мәктәптә көзге уңышны җыеп алу өмәсе үткәрдек. Кишер дә, чөгендер дә бик уңган. Җәй буе эшләгән тырышлыклыкларыбыз бушка китмәгән!
-
22.09.2016

Башлангыч сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләре турында кино карадылар. Соңыннан кызыклы уеннар уйнадылар, сорауларга җавап биреп бүләкләр дә алдылар.
-
Көзге яхшылык атналыгы 18.09.2016

9 нчы сыйныф укучылары, "Көзге яхшылык атналыгы" проекты кысаларында, ветеран укытучы Махмутова Нурия апага көзге уңышны җыеп алырга булыштылар.
-
17.09.2016

Өлкәннәргә ярдәм итү йөзеннән 6-7 нче сыйныф укучылары Гөлүсә апаның бакчасында түтәлләрне тәртипкә салдылар.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 16.09.2016

Бүген -16 сентябрьдә башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге " тапшырылды. Көндәлектә Татарстанның театрлары, күренекле язучылары, рәссамнары, артистлары турында мәгълүмат бирелгән. Көндәлеккә театрларга, китапханәләргә, музейларга баргач билге куйдырырга була.












