Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
06.05.2016 1б,2б нчы сыйныф укучылары тыл ветераны Петрова Зоя белән очраштылар. Ветеран сугыш елларында авыл кешеләренең авыр хезмәте турында сөйләде.

-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 05.05.2016

3б сыйныф укучысы Бояршинов Дмитрий үзенең сыйныф җитәкчесе Биляева Луиза белән Түбән Бикмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Шаехов Мансур абый белән очраштылар. Ветеран үзенең тормыш юлы һәм авыр хезмәт еллары турында сөйләде.
-
04.05.2016

Без, башлангыч сыйныф укучылары Бикмәт авылында яшәүче тыл ветераннары Исламов Зәкиҗан һәм Саимә апаларда кунакта булдык.
-
30.04.2016

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар мәктәп ишегалдындагы чәчәклекләрне чистарттылар, үсентеләр утыртуга әзерләп куйдылар.
-
29.04.2016

5-6 нчы сыйныф укучылары I нче группа инвалид Галимова Гөлүсә апага булыштылар.
-
Хәвефсез тәгәрмәч 27.04.2016

27 нче апрельдә районда үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" конкурсында Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь юл хәрәкәте инспекторлары" командасы III урынны яулады. Ярыш бик киеренке барды. Укучылар велосипедта фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынадылар. Насибуллин Нияз, Заһирова Исламия, Нурияхмәтов Илһам, Исламова Алия составындагы команда сынатмады. Заһирова Исламия автошәһәрчектә велосипед йөртү этабында кызлар арасында район буенча I урынны алды.
-
26.04.2016

Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан безнең мәктәптә бик күп чаралар үтте. Менә бүген дә 5-9 нчы сыйныфлар арасында шагыйрнең шигырьләренә багышланган чара узды.
-
25.04.2016

"Игелекләр кыл" атналыгында башлангыч сыйныф укучылары экологик темага рәсемнәр ясадылар.
-
23.04.2016

Юрий Гагаринның космоска очуына багышланган кино карадык
-
"Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары" 22.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары" дигән чара үткәрелде. Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдызбулып балкып тора. Безнең күңелләрдәтуган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 7 нче класс укучылары бөек шагыйребез турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.












