Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Дуслык учлары" 07.09.2016

Без сыйныфта үзара дус яшибез. Алай гына да түгел, без мәктәптә үзебездән кечерәкләр белән дә, зур сыйныфлар белән дә дус. Дусларың күп булса яхшырак бит, шуңа күрә без, башлангыч сыйныф укучылары, бүген урамыбызга чыгып , урамнан үтеп баручы авылдашларга да дуслыгыбызны тәкъдим итеп "дуслык учлары" өләштек.
-
Белем бәйрәме 01.09.2016

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.
Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп Кабат ачтык мәктәп ишеген. Олы юлга алып чыккан йортым Син бит безнең белем бишеге.
Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар.Бу уку елында 1 нче сыйныфка 4 укучы укырга керде. Шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез, беренче кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз аларны!
-
Чыгарылыш 27.06.2016

Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының алтысы да кулларына аттестат алдылар. Аларны бу истәлекле һәм шатлыклы көннәре белән котлыйбыз. Хәерле ак юллар сезгә укучылар! Барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын!
-
18.06.2016

Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе белән берлектә мәктәп яны лагерында "Россия- минем Ватаным" темасына телдән журнал үткәрелде.
-
16.06.2016

Бүген лагерьда шахмат-шашка турниры үткәрелде.
-
Лагерь тормышыннан 15.06.2016

Йомгаклау концертына әзерлек бара. Кызлар һәм малайлар күмәк биюләр өйрәнделәр.
-
14.06.2016

Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар авыл китапханәсенә бардылар. Алар анда яңа газета -журналлар карадылар, сканвордлар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
11.06.2016

Лагерьга йөрүче балаларга бүген мультфильм күрсәтелде. Ул балаларга бик ошады.
-
09.06.2016

Бүген лагерьда "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" темасына әңгәмә үткәрелде.
-
08.06.2016

Бүген мәктәп яны ял лагерена йөрүче балалар саф һавада эстафета уены уйнадылар, аннан соң файдалы дару үләннәре җыйдылар.












