Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
07.06.2016

Бүген лагерьда "Без җәйне яратабыз" темасына рәсем ясау бәйгесе үткәрелде.
-
06.06.2016

"Ак каен" ял лагеренда асфальтта рәсем ясау конкурсы узды.Балалар дуслык темасына рәсемнәр ясадылар.
-
03.06.2016

3 нче июнь көнне лагерьга йөрүчеләр медицина тикшерүе үтәргә медпунктка бардылар. Укучыларның буйлары, авырлыклары үлчәнде, тән һәм башларының чисталыгы тикшерелде. Балалар барысы да сәламәт.
-
Кино карадык 02.06.2016

2 нче июнь көнне лагерьга "Эльвин и бурундуки" киносы килде. Кино балаларга бик ошады.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2016

1 нче июнь көнне Сарманда балаларны яклау көненә багышлап бәйрәм үткәрелде. Анда безнең мәктәптән Салихова Гөлнур, Курмакаева Эльвина, Нурияхметов Илһам, Насибуллин Нияз, Сәхбетдинова Айзилә һәм Насибуллина Ләйсәннәр барды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
01.06.2016

1 нче июньнән Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Ак каен" ял лагере эшли башлады. Анда 20 бала йөри.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2016

Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
-
Спартакиада 21.05.2016

20 нче май көнне район мәгариф хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча спартакиада үтте. Анда Кәүҗияк мәктәбе директоры, укытучылары, балалар бакчасы мөдире катнашып бик күп урыннар яуладылар : VIP йөгерүдә Фатихов Шамил I урын, Зиятдинова Раушания III урын; таяк тартышуда Зиятдинова Раушания I урын, Даутов Әзһәр III урын; команда белән аркан тартуда III урынны алдылар.
-
19.05.2016

8 нче сыйныф укучылары "Без СПИДка каршы" дигән темага стена газетасы чыгардылар.
-
18.05.2016

Бүген биология укытучысы Салихова Ф.Р. "СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне"нә карата ачык класс сәгате үткәрде. Укучылар тагын бер кат ВИЧ инфекциясен кисәтү юлларын кабатладылар. Казанда "Үзеңне тикшер" акциясе барышы белән таныштылар.












