Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziak@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
28.04.2017

Мәктәбебездә чисталык икеайлыгы дәвам итә. Бүген уку белән бергә җыештыру эшләре дә алып барылды. 5-8 нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм башка барлык хезмәткәрләр мәктәп тирә-ягын чистарттылар, һәйкәлне тәртипкә китерделәр, агач төпләрен агарттылар.
-
Тукай әкиятләре илендә 26.04.2017

Әкиятләрең сөйләп, тыңлап
Телләребез ачылган.
"Су анасы", "Шүрәле"ләр -
Безнең дуслар барсы да
26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Бүген мәктәбебездә аның тууына 131 ел тулуга багышланган иртә үтте. Укучылар шагыйрьнең матур шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар.
-
"Хәвефсез тәгәрмәч - 2017" 26.04.2017

Бүген Сарманда үткәрелгән яшь юл һәлакәтен булдырмау инспекторлары бәйгесендә безнең мәктәп командасы I нче урынны алды. Команда составындагы укучылар "Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Автошәһәрчектә велосипед йөртү" номинацияләрендә көч сынаштылар. Соңыннан үз командаларын яклап чыгыш ясадылар. Гомумән, алар барлык бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Фатихова Азалия автошәһәрчектә велосипед йөртү буенча кызлар арасында районда I нче урынны, Насибуллин Нияз малайлар арасында II нче урынны алды.
-
«Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРТСАН” 20.04.2017

Бүген 6,7 нче сыйныф укучылары өлкәннәргә ярдәм итү йөзеннән Галимова Гөлүсә апага ихата эшләрендә булыштылар.
-
"Язгы изгелек атнасы-изге эшләр эстафета"сы дәвам итә. 19.04.2017

"Язгы изгелек атнасы-изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә экскурcиядә булдылар. Китапханәче балаларны китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырды, соңыннан мультфильмнар карадылар.
-
«Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРТСАН” 19.04.2017

18 апрель көнне 8 нче сыйныф укучылары ялгыз яшәүче тыл ветераны Нургалиева Гайнавал апаның капка төбен җыештырдылар.
-
19.04.2017

Экологик елы уңаеннан 15 нче апрельдән 22 нче апрельгә кадәр мәктәп күләмендә төрле экологик дәресләр үтә.
15 нче апрель көнне экологик белем бирү көнендә мәктәптә ачык дәрес узды. Ул экологик календарь битләре белән танышу формасында үткәрелде.
19 апрель көнне "Глобаль экологик проблемалар" дигән темага биология укытучысы Салихова Ф.Р. экологик дәрес уздырды.
-
14.04.2017

13 апреля учитель английского языка Обечова Р.С. участвовала в Актанышском районе на межрегиональном семинаре учителей английского языка и выступила по теме: «Английский язык в современной школе: проблемы, тенденции и перспективы преподавания».
-
Беренче тапкыр 13.04.2017

1 нче сыйныф укучысы Валиева Луиза һәм 3 нче сыйныф укучысы Сахбетдинова Зөһрә район күләмендә үткәрелгән “Беренче адымнар” фәнни-гамәли конференциясендә үзләре әзерләгән фәнни тикшерү эшләре белән чыгыш ясап кайтканнар иде. Бүген алар барлык укучыларны да үзләренең эшләре белән якыннан таныштырдылар. Сахбетдинова З. кешенең сәламәт булуы бары үзеннән генә торуы турында сөйләде һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Валиева Л. үсемлекләрнең кеше тормышына йогынтысын һәм аларны үстерү үзенчәлекләрен ачты.
-
"108 минут Юрий Гагарин белән" акциясе 12.04.2017













