Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Бездә цирк 29.04.2016

Бүген безнең мәктәп укучылары дәресләрдән соң мәдәният йортына цирк карарга бардылар. Цирк бик күңелле булды. Балалар шатландылар, сөенделәр.
-
Эзтабарлар 28.04.2016

Бүген беренче сыйныф укучыларын эзтабарлар рәтенә кабул иттеләр.
-
Юный инспектор 27.04.2016

Ученица 5 класса заняла III место в личном первенстве на этапе "ВОЖДЕНИЕ ВЕЛОСИПЕДА В АВТОГРАДКЕ" (среди девочек) районного конкурса "БЕЗОПАСНОЕ КОЛЕСО - 2016". Руководитель Сабирова Миляуша Габделямиловна.
-
Бөек шагыйребез 26.04.2016

26 апрель безнең өчен бик мөһим көн. Бу көнне халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген безнең авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайның 130 ел тулуга багышланган зур матур бәйрәм булды. Бу кичәгә районыбызның бик мәртәбәле кунаклары да килделәр. Алар арасында Дамир Гарифуллин, Вәсимә Хәйруллина һәм үзешчән артистларыбыз Р. Уразаев, Р. Гыйләҗев һ.б. бар иде. Алар үзләренең сүзләре, шигырьләре, җырлары, гармун моңнары белән кичәне тагы да ямьләндерделәр. Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтгәрәев Әлфис ачып җибәрде. Аннан соң авылыбызның хөрмәтле кешеләре: шагыйрә Ахтямова А., ветераннар советы рәисе Мортазин Г., авылыбызның имамы Хәйдәр бабай чыгыш ясадылар. Тукайга чәчәкләр куелды.
Концертны мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызы алып барды. Бәйрәм кичәсендә Нөркәй, Сарысаз-Тәкермән, Сөлек мәктәпләре укучылары да чыгыш ясадылар. Безнең укучыларыбыз да бик матур сәнгатьле итеп Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, бөек шагыйребезнең сүзләренә язылган җырларын башкардылар. Барлык катнашучыларга да авыл җирлегеннән мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Кичә Г. Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Бу кичә һәрберебезнең күңелендә матур бер мизгел булып истә калды.
-
Тукай - безнең йөрәкләрдә 26.04.2016

Безнең балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләп, залда утыручы барлык тамашачыларны да шаккаттырдылар.
-
Тукай - безнең йөрәкләрдә 25.04.2016

Китапханәчебез Фатыхова Ф.Г. Габдулла Тукайның 130 елы тулу уңаеннан стенд чыгарды. Анда бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты күрсәтелгән. Г. Тукай укучыларның күңелләрендә һәм йөрәкләрендә мәңге калачак.
-
Изгелек атнасы 25.04.2016

Саклаубаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары Мөслим картлар йортына әйберләр җыйдылар. Шуларны Миннуллина А.А. һәм Сахапова Р.Г. картлар йортындагы әби-бабайларга тапшырдылар. Әби-бабайлар бик сөенделәр, рәхмәтләр әйттеләр. Әле Зоя әбинең туган көне дә булды. Аңа 94 яшь тулды. Безнең килүне сизгән кебек өстәл дә әзерләгән иде. Без дә аны котлап бүләкләребезне тапшырдык, тәмле торт белән сыйладык. Зоя әби үзенең рәхмәтләрен шигырь юллары белән әйтте. Безне тагын чакырды.
Елмайсак, куллар кысышсак,
Йөрешсәк, әгәр күбрәк,
Булыр иде бу дөньялар
Тагын да мәхәббәтлерәк.
-
МӘРХӘМӘТЛЕ ҖИР 23.04.2016

"МӘРХӘМӘТЛЕ ҖИР" изгелек атнасы кысаларында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар. Мәктәп территориясен чистартып тәртипкә китерделәр, бакчада яшелчәләр утырттылар, чәчәклекләрне чәчәк утыртырга әзерләп куйдылар.
-
Георгий тасмасы үз кулларыбыз белән 23.04.2016

2-3 нче сыйныф укучылары үз куллары белән Георгий тасмасын ясадылар. Класс җитәкчеләре Сафина Энҗе Рашидовна.
-
Георгий тасмасы 22.04.2016

"МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акция кысаларында Сабирова Миләүшә Габделямиловна 4-8 нче сыйныф укучылары белән Георгий тасмасы тарихына багышланган класстан тыш чара күрсәтте. Бу чара укучыларда кызыксыну, бер-берсенә карата дуслык, теләктәшлек хисләре уятты.









