Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Телен белгән ил ачар 19.02.2016

Бүген безнең укучыларыбыз авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре белән "Тел көне"н билгеләп үттеләр. Алар татар халкыбызның милли "Исем кушу" йоласын сәхнәләштерделәр, ике командага бүленеп, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. "Әллүки" командасы 33 кә 30 белән "Балачак" командасын җиңеп чыкты.
-
Чаңгы ярышлары 18.02.2016

Бүген мәктәбебездә чаңгы ярышлары бик күңелле узды. 5-11 сыйныф укучылары чаңгы юлларында үзләренең тизлекләре, җитезлекләре белән күпләрне шаккаттырдылар. Физкультура укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхак улы җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләде.
-
Афзал Шамов иҗаты 17.02.2016

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Гөлүзә Әзһәм кызы "Афзал Шамовның хикәяләрендә ватанпәрвәрлек һәм кешелеклелек сыйфатлары ачылу" дигән темага виртуаль музейга сәяхәт оештырды. Афзал Шамов - татар әдәбиятында оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" әсәреннән укучыларыбыз сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр, күргәзмә карадылар.
-
Без баскетболны яратабыз 16.02.2016

Безнең мәктәбебездә бүген 7-8 сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышлары булды. Аны физкультура укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхак улы үткәрде.
-
Патриот шагыйрь 15.02.2016

Китапханәчебез Фатыйхова Фәнисә Гафурҗан кызы башлангыч сыйныф укучыларына Муса Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты турында сөйләп, күңелнең иң түренә үтеп керде. Укучылар герой шагыйрь турында презентацияләр карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Мәктәбебездә спорт атналыгы 15.02.2016

Мәктәбебездә 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында пионербол ярышлары узды.
-
Муса Җәлилгә 110 15.02.2016

Бүген бөек патриот герой шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Без дә бүген мәктәбебездә каһарман шагыйребезне искә алдык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызы белән без Муса Җәлилнең тормыш сукмагыннан кабаттан үттек. V-VIII нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.
-
Җанда һаман сызлый ул яра... 15.02.2016

Бүген 15 нче февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 27 ел булды. Безнең мәктәбебездә дә бу вакыйганы искә алып тарих укытучысы Сахапова Ризада Гомәр кызы стенд төзеде.
-
Гашыйклар көне 13.02.2016

Безнең мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Гашыйклар көне" үтте. Аны Гайсина Фәүзия Марселевна үткәрде. Төрле кызыклы конкурслар белән бу кичә бик күңелле үтте." Валентин"нар үзләренең "Валентина"ларын табып, сынауларны бергә үттеләр. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Укучылар кичәдән сөенеп, шат күңел белән киттеләр.
-
День Святого Валентина 13.02.2016

Учителконкурса.ь английского языка Нуриева Талия Рафисовна провела конкурс открыток-валентинок на английском языке по номинациям. Были определены победители









