Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Басма китапларга - 450 ел 16.03.2016

Беренче басма китаплар басылып чыгуга 450 ел тулу уңае белән, китапханәче Фатыйхова Фәнисә Гафурҗан кызы 5-11 класс укучылары белән әңгәмә уздырды. Әңгәмәдә бөтендөнья буенча һәм мәктәп күләмендә укуның торышы белән таныштырды. "Китап укыгыз!" исеме астында буктрейлер күрсәтте.
-
Кошлар көне 15.03.2016

Безнең укучыларыбыз кошларга җимлекләр, сыерчык оялары ясадылар һәм аларны мәктәбебез бакчасына элеп куйдылар. Кайтыгыз, кошкайлар! Без сезне көтәбез!
-
II место по волейболу 14.03.2016

Команда учеников нашей школы были награждены грамотой за II место в соревнованиях по волейболу "На кубок Староимянского сельского поселения памяти И.Р.Нуриева". Ученикам и руководителю Хакову Басыйру Файзелхаковичу мы желаем дальнейших успехов! Молодцы!
-
Канатлы дусларыбызга 14.03.2016

5 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Габдуллина Альфира Биҗан кызы белән кошларыбызга җимлекләр, сыерчык оялары ясап мәктәп бакчасына элеп куйдылар. Рәхим итегез, кошкайлар!
-
Ата- аналар җыелышы 12.03.2016

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булды. Белгәнебезчә, 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Җыелышка Саклаубаш участок больницасының гомуми практика табибы Мифтахов Раушан Рафаэль улы килде. Ул ата-аналарга һәм 8-11 сыйныф укучыларына туберкулёз авыруы, аның билгеләре, йоктыру юллары, бу чирне кисәтү чаралары, манту турында яхшылап аңлатып сөйләде.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 11.03.2016

Бүген мәктәбебездә "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән темага Мухаметшина Гөлия Язкәр кызы башлангыч сыйныф укучылары белән класс сәгате үткәрде. Укучылар кош рәсемен ясап килеп, шул кош турында сөйләделәр, кышлаучы һәм җылы якларга китүче кошлар турында күбрәк мәгълүмат белделәр. Соңыннан Гөлия Язкәр кызы әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Шефство 09.03.2016

Ученики 7 класса посетили свою подшефную Галию апу. Приходу учеников она всегда рада. Они помогают ей чем могут. Вот и в этот раз, когда они пришли , она обрадовалась, расспросила как их дела. После этого ученики вышли во двор и убрали снег, пропылесосили в доме, вытерли пыль. Галия апа их поблагодарила и пожелала им всего хорошего.
-
8 Март бәйрәме 05.03.2016

Бүген мәктәбебез егетләре Шириева Венера Венеровна җитәкчелегендә укытучы апаларын һәм кызларны 8 март бәйрәме белән котлап концерт куйдылар. Алар үзләренең дәртле җырлары,биюләре, матур шигырьләре белән безнең гүзәл затларыбызны таң калдырдылар; кызыклы скетчлары белән күңелләрне күтәрделәр. Укучы кызларыбызны һәм укытучы апаларыбызны язның беренче бәйрәме 8 март - халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Һәрвакытта шундый матур, ягымлы булып калыгыз!
-
Ягез әле, кызлар! 04.03.2016

Озынайтылган көн тәрбиячесе Гайсина Фәүзия Марсель кызы укучы кызлар белән "Ягез әле, кызлар!" ярышы уздырды. Кызлар төрле сынауларда үзләрен сынатмадылар, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр.
-
Интернет олимпиадалар 03.03.2016

Безнең мәктәп укучылары һәрдаим интернет олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Китапханәчебез Фатыйхова Фәнисә Гафурҗан кызы җитәкчелегендә укучыларыбыз дистанцион олимпиадаларда җиңүчеләр булдылар.









