Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Библиотечный урок 02.03.2016

Библиотекарь нашей школы Фатыйхова Фаниса Гафурьяновна провела библиотечный урок по теме "Структура книги" с учащимися начальных классов. Дети узнали что такое обложка, форзац, фронтиспис, титульный лист, аннотация, предисловие, содержание. Также ученики с удовольствием решали сканворды, проверили свои знания по этой теме.
-
Бездә педагог-психолог 01.03.2016

Бүген безнең мәктәбебезгә педагог-психолог Галялиева Винера Николаевна килде. Ул укучылар белән төрле тренинглар, консультацияләр үткәрде. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
Татар халык ашлары 29.02.2016

Бүген мәктәбебездә кызлар үзләренең осталыкларын "Ягез әле, кызлар!" ярышында татар халык киемнәреннән күрсәттеләр. Алар пешергән милли ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Бәлеш, кыстыбый, эремчек, катык, коймаклар өстәлләрнең түрендә булдылар. Кызлар төрле биремнәрдә, сынауларда үзләрен сынатмадылар. Моңлы җырлары, аһәңле шигырьләре, матур биюләре белән күбебезне шаккаттырдылар. 5 номинациядә биш кызыбыз җиңүче дип табылды.
-
Стажировка директоров 26.02.2016

Сегодня в нашей школе прошла стажировка директоров. Директора из школ Актанышского района сделали первые шаги в чудесный мир английского языка вместе с учителем Нуриевой Талией Рафисовной; прошли тренинги по сплочению педагогического коллектива с педагогом-психологом Галялиевой Винерой Николаевной; побывали на заседании методического объединения учителей начальных классов вместе Сафиной Энзе Рашидовной; решали педагогические ситуации вместе заместителем директора по воспитательной работе Миннуллиной Алсу Алиевной; показал свой мастер-класс по объемным макетам из пеноматериала Назмутдинов Шамиль Шарипзянович.
-
Туган ягым -Сарманым 25.02.2016

Мәктәбебездә татар теле атналыгы дәвам итә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызы Сарман районы турында, аның рельефы, халкы турында сөйләде. Укучылар безнең авылдан чыккан һәм олы дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләребез турында мәгълүмат җыеп, безгә җиткерделәр. Алар арасында: Фәрхетдинов Габделхәй - тел остасы, конферансье, тамада; Альфира Ахтямова - шагыйрә; Морзаханов Марат - авылыбыздан чыккан беренче фән кандидаты; Мортазина Айгөл - сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында җитәкче; Сәхәбетдинов Фәнис - Чаллы драма театры артисты; Гөлдания Хәйруллина - Татарстанның атказанган җырчысы. Шулай ук районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезне дә искә алдык. Габдуллина Альфира Биҗан кызы кичәне матур шигырь юллары белән тәмамлады: "Бәхет - туган якның җирендә, суында. Бәхетне эзләп таптым тик синең кочагыңда!"
-
Кызлар малайларга каршы 24.02.2016

Бүген озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Гайсина Фәүзия Марсель кызы кызлар һәм малайлар арасында пионербол ярышы уздырды. Малайлар төркеме кызлар төркемен җиңде. Иң шәп уйнаучы малай - Миннуллин Камил, иң шәп уйнаучы кыз - Марданова Назгөл дип билгеләнде.
-
Язмышларга буйсынмас җаннар 24.02.2016

Мәктәбебездә татар теле атналыгы дәвам итә. Зарипова Зөлфия Флер кызы укучыларыбызга "Язмышларга буйсынмас җаннар" дигән бик матур чара күрсәтте. Авыр язмышка дучар булган, гомерләрен урын өстендә яисә инвалид коляскасында үткәрүче шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар арасында Фатих Әмирхан, Кәүсәрия Шафикова, Рәфис Мөхәммәтдинов, Гакыйль Сәгыйров, Фәнис Яруллин турында видеоязмалар карадык, аларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңладык. Укучылар аларның шигырьләрен сөйләделәр. Бүгенге батырлык, "Тыныч көндәге батырлык" дигәндә, без язмышның, каты сынауларын җиңеп чыга алырдай, көчле ихтыярлы, изге җанлы шәхесләребезне күз алдына китерәбез. Зөлфия Флер кызы безгә барыбызга да тормыш сынауларына сыгылмаска, көчле рухлы шәхес булып калырга өндәде.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2016

Бүген безнең мәктәбебездә "23 февраль - Ватанны саклаучылар көне" белән кадерле ир-егетләребезне һәм хөрмәтле укытучы абыйларыбызны котлап, кызлар концерт куйдылар. Без аларга алдагы тормышларында куаныч-шатлыклар, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калабыз! Киләсе көннәрегез аяз, барасы юлларыгыз якты булсын!
-
Туган тел көне 22.02.2016

Бүген мәктәбебездә "Туган тел көне"н билгеләп үттек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызы туган телебезне кадерләргә, онытмаска, сакларга өндәде. Укучылар татар теле турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын укучылар да, укытучылар да аягүрә басып башкардылар. Без - Тукай оныклары! Безнең туган телебез - татар теле! Без шуның белән горурланабыз!
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016

Бүген мәктәбебездә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхак улы җитәкчелегендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены булып узды. Укучылар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, көчләрен күрсәттеләр.









