Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Татар теленнән ДЙА 22.04.2016

9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Дәүләт Йомгаклау Аттестациясе эшләп карадылар.
-
МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН 21.04.2016

Халыкта элек-электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Кемгә дә булса изгелек эшләсәң, күңелгә дә рәхәт булып китә. "МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе кысаларында 10 нчы сыйныф укучылары Фәрхетдинова Лиюзә әбигә шефлык эшенә бардылар. Лиюзә әби кызларны ачык йөз белән каршы алды. Өенә узгач, Лиюзә әбинең хәлен белешеп, укучылар үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Укучылар әбинең өен җыештырдылар, ишегалдын чистарттылар, себерделәр; бакчасын казып, түтәлләр ясадылар. Лиюзә әби бик сөенде һәм күп рәхмәтләр әйтте.
-
Тукай шигырьләренә рәсемнәр 20.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукайның шигырьләренә рәсемнәр ясадылар.
-
Г. ТУКАЙГА - 130 20.04.2016

Бүген Сарман урта мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан шигырь бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәбебездән Галиуллина Айзилә, Нуриахметова Айзилә һәм Габдуллина Динә Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Нуриахметова Айзилә Тукайның "Күңелле сәхифәләр" шигырен сөйләп, районыбызның укучылары арасында 3 урынны алды. Җитәкчесе Зарипова Зөлфия Флеровна. Шул ук шигырьне рус теленә тәрҗемәдә сәнгатьле итеп сөйләп, I урынны алып кайтты. Җитәкчесе Иванова Людмила Кузьминична. Айзиләне зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Пробный ОГЭ 19.04.2016

Сегодня в школе наши девятиклассники сдали пробный ОГЭ по обществознанию.
-
Апрель юбилярлары 18.04.2016

Китапханәчебез Фатыхова Фаниса Гафурьяновна һәрдаим шагыйрьләрнең, язучыларның туган көннәрен искә алып тора. Бу юлы да апрель аенда туган шагыйрь, язучы - юбилярлар турында стенд ясады.
-
Өмә 16.04.2016

"МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе кысаларында мәктәбебез мәрхәмәтлелек атнасын ачып җибәрде. Бүген мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бик тырыш. Алар мәктәп территориясен чистарттылар, себерделәр, бакчада түтәлләр ясап, яшелчә орлыкларын утырттылар. Мәктәбебез тагы да матурланып китте. Девизыбыз: "Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр."
-
Семинар-тренинг 16.04.2016

Учительница начальных классов Фаррахетдинова Лейсан Тагировна получила приняла участие в семинаре-тренинге, напрвленном на практическое применение с детьми 7-11 лет мультикомпонентной программы профилактики нарушенных форм адаптации "Корабль".
-
Бик күп илләр, бик күп җирләр... 15.04.2016

Бүген безнең мәктәбебездә география атналыгы кысаларында Рахимова Гөлүзә Әзһәм кызы 6-11 сыйныфлар белән "Бик күп илләр, бик күп җирләр..." дигән темага бик матур чара күрсәтте. Укучылар төрле илләр турында плакатлар, презентацияләр, шул халыкларның көйләренә биюләр күрсәттеләр.
-
Теннис ярышы 14.04.2016

Бүген Сарман гимназиясендә мәктәп укытучылары арасында теннис ярышы булды. Безнең укытучыларыбыз: Хаков Б.Ф., Нәҗметдинов Ш.Ш., Иванова Л.К., Миннуллина А.А. үзләрен сынатмадылар, бик матур уен күрсәттеләр.









