Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Мәрхәмәтлелек көне 17.02.2014

17 нче февраль " Мәрхәмәтлелек көне". Безнең мәктәптә дә бу көнне онытып калдырмадылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Людмила 5 нче класста "День доброты" ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәрес тәрбияви һәм кызыклы булды.
-
Лыжня России- 2014
16.02.2014
16 нчы февраль көнне районда уздырылган "Лыжня России- 2014" ярышында безнең мәктәп тә актив катнашты. 7 укытучы төрле төрле яшь аралыгында ярыштылар, ә калган укытучылар җанатарлар булдылар. 50 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында ярышып, Назмутдинова Гөлфия Галиевна III урынга чыкты, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә сәламәтлек, тагын да зуррак үрләргә ирешүен телибез.
-
"Место подвига- Афганистан" 15.02.2014

Ученик 5 класса, Назмутдинова Исламия, награждена благодарственным письмом отделом военного комиссариата РТ по Сармановскому и Муслюмовскому районам за активное участие в конкурсе "Место подвига- Афганистан".
-
Җәлил туган көн 15.02.2014

Бүген Саклау- Баш урта мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр. Мәктәп укучылары Җәлилнең шигырьләренә язылган җырлардан концерт куйдылар. Концерт бик эчтәлекле узды. Кичәне педагог- организатор Сабирова Миләүшә оештырды.
-
Ата- аналар җыелышы 14.02.2014

Бүген мәктәптә 9- 11 класс укучылары һәм әти- әниләре катнашында җыелыш булды. Район мәгариф бүлеге методисты Сәетгараева Раушания Камиловна 2013 нче елгы БДИ нәтиҗәләре һәм 2014 нче елдагы имтихан үзгәрешләре белән таныштырды. Сарман гимназиясе педагог- психологы Галялиева Венера Николаевна балаларны экзаменга әзерләүдә "Әти- әниләргә киңәшләр" дигән темага чыгыш ясады. Соңыннан мәктәп директоры Галялиев Алмаз Раситович чыгышы тыңланды.
-
Химия- биология атналыгы 14.02.2014

Химия- биология атналыгы үзенең соңгы соңгы ноктасына җитте. Бүген атналыкны тәмамлап, 8- 11 нче класс укучылары ике командага бүленеп, КВН уздырдылар. Бәйге "Реторта" командасының җиңүе белән тәмамланды, ә "Катион" командасы үзенең көндәшеннән азга гына калышты. Атналык бик күңелле үтте, химия-биология укытучысы Әлфия Вәдүтовнага зур рәхмәт.
-
Химия-биология атналыгы 13.02.2014

Химия- биология атналыгы үз эшен дәвам итә. Укучылар үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп, "Яшь химик" стена газеталары чыгарып элделәр.
-
Химия- биология атналыгы 13.02.2014

Әлфия Вәдүтовна уздырган чараларны карап, үзебез дә химиклар булып бетәбез инде. Ул үткәргән һәр чара кызыклы, мавыктыргыч . Бүлмә гөлләре "химиягә" каршы.Сабын. Химия һәм косметика. Бүгенге тамаша карап утыручылар өчен бик кызыклы һәм кирәкле булды.
-
Сталинград 13.02.2014

Бүген район кино челтәренннән килеп "Сталинград" киносын күрсәтеп киттеләр. Шундый эчтәлекле кино күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәт әйтәсебез килә.
-
"Сәламәтлек- зур байлык" 13.02.2014

"Здоровый ребенок- в здоровой семье" исеме астында мәктәбебездә сәламәтлек дәресләре узды. Һәрбер класста класс сәгатьләре, төрле чаралар үткәрелде. Волейбол, чаңгы ярышлары, "Күңелле старт" уеннары уздырылды.









