Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Физикадан ачык дәрес 15.01.2014

15 нче январь көнне 8 нче класста физикадан ачык дәрес карадык. Дәресне өлкән укытучыбыз Мортазин Гомәр абый үткәрде. Дәреснең темасы: "Электр тогы. Ток чыганаклары." Гомәр абый күп тәҗрибәләр уздырды, дәресне бик җанлы алып барды.
-
Көрәш 15.01.2014

15 нче январь көнне Мөслимдә10 нчы район олимпиадасы кысаларында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды. Ярышта Саклау- Баш урта мәктәбеннән ике укучы катнашып алдынгы урыннарны яуладылар. 9 нчы класс укучысы Миннуллин Айрат 45 килограммга кадәр бил алышып, I- урынны яулады. 7 нче класс укучысы Корбанов Айрат 40 килограммга кадәр көч сынашып, III- урынга чыкты.Киләчәктә укучыларыбызга сәламәтлек, тагын зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Каникуллар кызыклы үтә 05.01.2014

Саклау- Баш урта мәктәбендә уку белән бергә каникуллар да кызыклы үтә. Рус теле укытучысы Иванова Людмила укучыларны Мөслимгә катокка алып барды. Өч сәгать вакытның узганы сизелмәде дә. Барыбызга да бик күңелле булды.
-
Шефлык 03.01.2014

Безнең мәктәптә шефлык эше оешкан төстә үз эшен дәвам итә. Һәр классның үзенә билгеләнгән өлкән яшьтәге кешесе бар. Укучылар каникул вакытында да тик ятмадылар, бик теләп картларга ярдәм итәргә бардылар. Кыш көне эш бигрәк тә күп. Капка төпләрен көрәп кенә китәсең, икенче көнгә буран үзенекен итә, яңадан тутыра да куя. Укучылар җиксенеп тормыйлар, тиз генә җыелышалар да, яңадан чистартып кайталар.
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2013

27 нче декабрь көнне Саклау- Баш урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре булып узды. Бәйрәм ике сменада үтте. Беренче смена сәгать 9 да башланды. Анда 1- 5 нче класслар катнашты. Укучылар биеделәр, җырладылар, кызыклы тамашалар күрсәттеләр. Бәйрәм барлык тамашачыларга да, укучыларга да бик ошады.
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2013

Шушы ук көнне Саклау- Баш урта мәктәбендә 15 сәгатьтә 6- 11 нче класслар катнашында Яңа ел бәйрәме узды. Мәктәп директоры Галялиев Алмаз Раситович барлык укучыларны, укытучыларны, килгән кунакларны Яңа ел белән котлады, алдынгы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучылар үз чиратында җырладылар, биеделәр, кызыклы чыгышлар ясадылар. Әйтерсең барлык сәләтле балалар безнең мәктәпкә җыелган. Соңыннан сүз Кыш бабай белән Кар кызына бирелде. Зал шыгрым тулы иде, бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 26.12.2013

Кышкы каникулларда күңелле уеннар белән бергә, балаларны хәвеф- хәтәрләр дә сагалап тора. Шуңа күрә балаларга мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру эшлэре башланды. Саклау- Баш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч классларында чираттагы тәрбия сәгате шушы темага багышлап үткәрелде.
-
Яңа ел җитә 25.12.2013

Укучылар Яңа ел җитүен түземсезләнеп көтәләр. Дәрестән соң калып, концерт номерларын кабатлыйлар, бәйрәм чыршысын бизиләр.
-
Яңа ел газеталары 24.12.2013

Яңа елга әзерлек тулы куәтенә бара. Укучылар үзара ярыша- ярыша Яңа ел газеталары чыгарып элделәр инде. Барысы да матур, эчтәлекле. Безнең балалар бигрәк уңганнар, тырышлар, күз генә тимәсен.
-
Яңа елга әзерлек 23.12.2013

Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә. Кар сыннарын күп итеп ясап куйдык. 31 нче декабрь килеп җиткәнче көннәр җылытып, эреп бетә күрмәсен инде









