Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Гармунчылар бәйгесе 24.01.2014

Бүген Саклау- Баш авылында "Бас гармун телләренә" дип аталган район күләмендә гармунчылар бәйгесе үтте. Бәйгедә безнең мәктәп укытучылары Мортазин Гомәр, Сабирова Миләүшә һәм пенсионер укытучы Кашапов Мөнир абыйлар катнашты.
-
Кошларга ярдәм 24.01.2014

Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, 3 сыйныф укучылары ,кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән сыйлыйлар.
Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
-
Физика- математика атналыгы 24.01.2014

Мәктәптә физика- математика атналыгы үз эшен дәвам итә. Математика укытучысы Мортазин Г. М. югары класс укучылары белән ярыш уздырды. Балалар үз белемнәрен ашыга- ашыга күрсәтергә ашыктылар. Бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде, призлар тапшырылды. I урын- Нуриев Рамазан ( 11 класс), II урын- Корбанов Айрат ( 7 класс), III урын- Мавлявиев Айгиз ( 7 класс).
-
Физика- математика атналыгы 24.01.2014

24 январь көнне математикадан 5- 6 класслар белән ярыш үтте. Аны математика укытучысы Шириева В. В. оештырды. Ике класс та ныклы әзерлек белән килгәннәр. Бәйге 16- 16 исәбе , "Дуслык" җиңүе белән тәмамланды.
-
Кәрәзле телефоннар 23.01.2014

Бүген инглиз теле укытучысы Нуриева Т. Р. 6 нчы класслар белән "Кәрәзле телефоннар һәм бала организмы" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Класс сәгате бик эчтәлекле, кызыклы булды. Шулай ук Сингапур алымнары бик уңышлы кулланылган. Укучылар бик актив, теләп катнашалар. Һәркем дәрестән үзенә кирәкле бик күп яңалык алып чыкты. Талия Рафисовнаның һәр дәресе, һәр тәрбия сәгате җанлы, мавыктыргыч үтә.
-
Физика- математика атналыгы 23.01.2014

Мәктәбебезнең физика укытучысы Мортазин Г. М. 8- 9 класслар арасында викторина " Чәй эчкәндә" уздырды. Ярыш бик кызыклы, эчтәлекле үтте.
-
Физика- математика атналыгы 23.01.2014

Саклау- Баш урта мәктәбе математика укытучысы Шириева В. В. 5 нче класс кызлары арасында " Мисс математика" ярыш үткәрде. Кызлар бик тырыштылар, төрле яклап үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, призлар тапшырылды. Бәйге һәркемгә дә ошады.
-
Аттестация үттеләр. 18.01.2014

Мәктәбебезнең башлангыч класслар укытучысы Сафина Э. Р. балаларны укыту белән беррәттән үзенең белемен үстерү өстендә дә бик тырышып эшли. Бу уку елында Энҗе Рашидовна беренче категориягә лаек булды. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешгә язсын.
-
Аттестация үтүчеләр 18.01.2014

Балаларда тарих фәненә кызыксыну уяту укытучыдан бик зур күп көч таләп итә. Сахапова Р.Г. заман таләпләренә туры китереп, җирле чыганакларга таянып эшли торган укытучыларыбызның берсе. Бу уку елында ул югары категорияле укытучы исеменә лаек булды.
-
Аттестация үттеләр. 18.01.2014

Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрдән артта калмас өчен мәктәп укытучылары һәрчак эзләнүдә. Инглиз теле укытучысы Нуриева Т. Р. шундыйлардан. Үз фәненә кызыксыну арттырыр өчен ул төрле методлар, формалар куллана. Бу уку елында Талия Рафисовна югары категориягә лаек булды.









