Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Химия- биология атналыгы 12.02.2014

Безнең мәктәптә химия- биология атналыгы үз эшен дәвам итә. Бүген Әлфия Вәдүтовна югары класс укучылары белән химия фәненнән аукцион уздырды. Укучылар бик теләп катнашты, Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, призлар тапшырылды.
-
Химия- биология атналыгы 11.02.2014

Хуҗалыкларда 5- 6 ай урак өсте булса, мәктәптә урак өсте ел буена сузыла. Безнең укытучыларыбыз бик тырышлар. Ай саен мәктәбебездә атналыклар үтә. Бу атнада химия- биология атналыгы. Укытучы Әлфия Вәдүтовна үз эшенең остасы. Һәрбер көне үткәрәсе чараларга бүленгән. Бүген югары класс укучылары галим булып, үзләренең ачышлары турында чыгыш ясадылар.
-
Ярминкә 07.02.2014

7 нче февраль көнне мәктәптә ярминкә үтте. Ярминкә бик җанлы булды, анда бик күп тәмле ризыклар, тегелгән - чигелгән әйберләр, кулдан ясалган көндәлек җиһазлар бар иде. Сатуга куелган барлык әйбер сатылып бетте.
-
Отчет җыелышы 07.02.2014

Район буенча авыл җирлекләрендә 2013 ел өчен отчет җыелышлары уза. Аның чираттагысы 7 нче февраль көнне Саклау- Баш авыл җирлегендә булды. Мәктәп укучылары һәм укытучылары ярдәмендә кул эшләре күргәзмәсе һәм ярминкә оештырылды.
-
Саклау- Баш сандугачы 06.02.2014

Безнең Саклау- Баш урта мәктәбе укучылары уздырылган ярышларда, конкурсларда бик теләп катнашалар. 6 нчы февраль Мөслимдә талантлы балаларның " Йолдызлык- 2014" район фестивалендә вокал- соло номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеме яулаганы өчен 3 нче класс укучысы Габдуллина Динә Ильшатовна диплом белән бүләкләнде.
-
Семинар классных руководителей. 05.02.2014

5 февраля в Сармановской гимназии состоялся межрайонный семинар заместителей директоов по воспитательной работе и классных руководителей на тему: "Внедрение медиативной технологии, как основы возможности передачи главных общечеловеческих духовно- нравственных ценностей".
-
Физика- математика атналыгы 03.02.2014

Мәктәптә физика- математика атналыгы үз эшен дәвам итә. Укытучы Мортазин Г. М. 7- 11 классларга физикадан бик күп тәҗрибәләр үткәрде. Тәҗрибәләр бик кызыклы булды, укучыларга белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.
-
Студентлар белән очрашу 31.01.2014

31 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә "Студентлар белән очрашу" кичәсе булып узды. Былтыргы укучыларыбыз, көн салкын булуга карамастан, үзләренең яраткан мәктәпләренә, укытучыларына, укучылар янына ашыкканнар. Үзләренең уку йортлары, керү имтиханнары, андагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр. Очрашу кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә һәркемгә дә ошады, бик күңелле булды.
-
Спартакиада 26.01.2014

Районда уздырылган ярышларда катнашып, безнең укытучыларыбыз үзләренең бар яктан да булган икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Физкультура укытучысы Хаков Б. Ф. турникта күтәрелеп, III- урынга чыкты.
-
Бердәм дәүләт имтиханнары турында информация 25.01.2014

Саклау- Баш урта мәктәбендә стендлар һәрдаим яңартылып тора.









