Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Бөтенроссия географик диктанты 07.11.2022

Бүген укучылар Бөтенроссия географик диктант акциясендә катнаштылар. География фәненнән белемнәрен сынадылар.
Акцияне Рус географик җәмгыяте оештыра. Масштаблы белем бирү акциясе Россия Федерациясенең һәр субъектында, шулай ук чит илләрдә уздырыла. Чит илләрдә диктантны Италия, Франция, Греция, Норвегия, Аргентина һәм башка илләрдә язачаклар.
Быелгы Географик диктант сораулары алдагы елгыларныкыннан аерылып тора. Алар мәктәп программасына нигезләнгән һәм зирәклек, логик фикерләүне сорый.Интеллектуаль ярыш имтихан тестларыннан бигрәк, викторинага охшаш булачак.
-
Зур этнографик диктант - 2022 07.11.2022

3-7 ноябрь көннәрендә гимназиябезнең 10-11 сыйныф укучылары “Зур этнографик диктант - 2022” халыкара акциясендә катнаштылар.
Әлеге проект укучыларны төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырды һәм гомүм этномәдәни грамоталылыкларын тикшерде. Укучылар 45 минут эчендә 30 сорауга дөрес җаваплар табарга тиешләр иде.
Алар биремнәрне уңышлы башкарып сертификатларга ия булдылар.
-
Радиоэфир узды 04.11.2022

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.Шул уңайдан гимназиябездә радиоэфир үткәрелде. Тыңлаучыларга бәйрәмнең тарихы турында мәгълүматлар җиткерелде.
-
Патриотик концерт 29.10.2022

29 нчы октябрь көнне 9 б сыйныфы укучылары яшүсмерләр арасында узучы Бөтероссия патриотик җырлар фестиваль-бәйгесен карадылар. Бәйгедә Луганск һәм Краснодон сәнгать мәктәпләре укучылары чыгыш ясадылар. “Голос Донбасса” исемле бәйге-концерт комсомол көненә багышлан иде. Тетрәндергеч шигырьләр, үзәк өзгеч, көчле патриотик җырлар, ялкынлы биюләр әлеге чараны кабатланмас итте. Ә укучыларга иң ошаганы – укучылар оркестры булды. Искиткеч тавыш, энергетика, бердәм рух безне торып кул чабарга этәрде. Афәрин, укучылар! Мондый чаралар күбрәк булсын иде.
-
Сыйныф бүлмәләрен җыештырдык 28.10.2022

Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз – әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә.
Гимназиябездә һәр чирек ахырында укучылар сыйныф бүлмәләрен җыештыралар. Бергәләп эшләү, бер яктан, укучыларны якынауйта, икенче яктан, хезмәткә өйрәтә.
-
Гимназия хәбәрләре
27.10.2022
Гимназиябездә, традиция буларак, күп еллар электрон газета чыгарыла. “Гимназия хәбәрләре”ндә яңалыклар, узган чаралар, файдалы киңәшләр, гимназия йолдызлары турында укый аласыз. Газетаның октябрь санын сылтамага басып укый аласыз: https://gazeta.tgim1.ru/archive
-
Ата-аналар җыелышлары узды 27.10.2022

Гимназиябездә 26-27 көннәрендә ата-аналар җыелышлары үтте. 26 нчы октябрь башлангыч сыйныфлар, ә 27 нче октябрь көнне урта һәм югары сыйныфарның әти-әниләре килде.
Җыелышларда гаджетларның зыяны, аларга бәйлелек, бу проблеманы чишү юллары турында сөйләштеләр. Югары сыйныфларда начар гадәтләр, электрон сигареталар, энергетикларның зыяны турында фикерләр яңгырады. Каникул вакытында балаларның шөгыльләре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искәрттеләр.
-
"Qazan Quiz” интеллектуаль уены 26.10.2022

Бүген 9 нчы б сыйныфы кызлары: Гарифуллина Камилә, Мингалеева Эльвина, Фәттахова Камилә “Qazan Quiz” интеллектуаль уенында катнашып, 1-2 урыннар яуладылар.
Укучылар милли китапханәдә экскурсиядә булдылар, лекцияләр тыңладылар, “Түбәтәй” кафесы әзерләгән өчпочмаклар белән чәй эчтеләр һәм бәйгедә көч сынаштылар.
Укучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Әлеге заманча һәм шул ук вакытта кызыклы чара кызларга бик ошады.
-
Юлларда сак булыйк! 26.10.2022

Бүген барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында “Юл хәрәкәте иминлеге көне”билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар, юлларда мөмкин булган куркыныч ситуацияләрне уйнап күрсәттеләр. Урта һәм югары сыйныфларда әлеге темага викториналар, сыйныф сәгатьләре, квест уеннар үтте.
Хөрмәтле укучылар! Юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтик, үз-үзебезне саклыйк!
-
Дуслык дәресе 25.10.2022

Бүген 5 нче а сыйныфында “Дуслык” психологик дәресе үтте. Укучылар дуслар табу, дуслык хисе, бер-береңә терәк булу кебек темаларга сөйләштеләр.














