Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Ачык сыйныф сәгате. 18.03.2019

Бүген 9 нчы сыйныфта "Профессияләр ни сөйли" дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Укучылар сыныф сәгатендә бик актив булдылар, үзләренең кем булырга теләүләре турында сөйләделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Сафиуллина Р. Р.
-
Әлифба бәйрәме. 15.03.2019

Бүген мәктәбебездә "Рәхмәт сиңа, Әлифба!" дип исемләнгән бәйрәм булды. Бәйрәмгә 1 нче сыйныф укучыларының әниләре дә килде. Укучылар матур итеп шигырьләр, сөйләделәр, мисаллар чиштеләр, җырлар җырладылар. Кыскасы, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Укучыларны зур җиңүләре - Әлифба китабын тәмамлаулары белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Сыйныф җитәкчесе: Музафарова Р.Ф.
-
Хезмәт - бәхет китерә. 14.03.2019

Технолгия атналыгы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары "Хезмәт - бәхет китерә" дип исемләнгән кичәдә катнаштылар. Алар "Башак" әкиятен сәхнәдә уйнадылар.
Технология укытучысы: Альмиева Ф.Х.
-
Биологиядән ачык дәрес 12.03.2019

Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныфында биологиядән "Суүсемнәр" темасы буенча ачык дәрес күрсәтелде.
Биология укытучысы: Сагдиева З.Р.
-
8 нче март - Халыкара хатын кызлар көне. 07.03.2019

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
Бүген мәктәбебезнең ир - егет укучылары 8 нче март - Халыкара хатын - кызлар көне уңааеннан бәйрәм кичәсе оештырдылар. Алар бик матур концерт күрсәттеләр. Рәхмәт ир - егетләребезгә!
-
III төбәкара фәнни - гамәли конференция - "XXI гасырда мәгариф: традицияләр һәм инновацияләр" 26.02.2019

Яшел Үзән районы Норлат урта белем бирү мәктәбендә "XXI гасырда мәгариф: традицияләр һәм инновацияләр" дип исемләнән III төбәкара фәнни - гамәли конференция узды. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Закирова Д.М., инглиз теле укытучысы - Маннапова Г.И., 7 нче сыйныф укучысы Хайруллина Алия, 9 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Региналар үзләренең чыгышлары белән катнаштылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.Укучыларга һәм аларны хәзерләгән укытучыларга: Манаппова Г.И. һәм Сагъдиева З.Р. га уңышлар телибез.
Администрация.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 25.02.2019

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Шушы уңайдан мәктәбебездә "И туган тел..." дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Укучылар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
Оештыручы: Зинурова Р.Р.
-
Күңелле стартлар. 22.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә 1 - 6 нчы сыйныф укучылары арасында күңелле стартлар уздырылды. Барлык укучылар да уеннарда актив катнаштылар. Укучыларга уңышлар телибез. Мәктәбебезнең барлык ир - егетләрен бәйрәм белән котлыйбыз. Укучыларга укуларында, укытучыларга җаваплы эшләрендә уңышлар телибез.
Администрация.
-
Волейбол. 22.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм бик күңелле узды. Мәктәбебезнең 7 - 9 нчы сыйныф укучылары волейбол уйнадылар.
Администрация.
-
"Үз халкын данга күмгән татарлар" IV төбәкара фәнни - гамәли конференция 21.02.2019

Яшел Үзән шәһәрендә "Үз халкын данга күмгән татарлар" дип исемләнгән IV төбәкара фәнни - гамәли конференция узды. Безнең мәктәптән дә укучылар үзләренең эчтәлекле чыгышлары белән шушы конференциядә катнаштылар. 8 нче сыйныф укучылары - Абдрахманов Ильмир - 1 нче урын, Закирова Раилә - 1 нче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Бурганова Гүзәлия - 2 нче урын яуладылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларга һәм аларны хәзерләгән укытучыларга: Закирова Д.М., Сафиуллина Р.Р., Адиятуллина А.Р. ларга уңышлар телибез һәм рәхмәт белдерәбез.
Администрация.









