Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Әтием минем - әдәби кичә. 20.02.2019

Бүген 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Әтием минем" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бу бәйрәмгә 2 - 4 нче сыйныф укучылары әтиләрен кунакка чакырганнар иде. Укучылар әтиләре турында эчтәлекле инша язганнар, бик матур концерт күрәттеләр һәм үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
2- 4 нче сыйныф җитәкчесе: Зиганшина Г.Г.
-
"Җәлил укулары" бәйгесе. 19.02.2019

Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Илсинә һәм 5 нче сыйныф укучысы Зинурова Илсөярләр "Җәлил укулары" дип исемләнгән муниципаль бәйгедә катнаштылар һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз!
Башлангыч сыйныф укытучылары: Зиганшина Г.Г. һәм Музафарова Р.Ф.
-
15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Афганистан җиреннән чыгаруга 30 ел. 18.02.2019

15 нче февраль Совет гаскәрләрен Афганистан җиреннән чыгаруга 30 ел. Шушы уңайдан ТИН укытучысы Набиуллин Д.Г. 7 - 9 нчы сыйныф укучыларына видеоязма күрсәтте, Һәр сыйныфта бу вакыйга уңаеннан сыйныф сәгатьләре узды. Авылыбыздан Афганистанда хезмәт иткән ир - егетләребез турында сөйләшүләр алып барылды.
-
Россиядә Хәрби Дан көннәре 16.02.2019

Мәктәбебездә хәрби патриотик айлык дәвам итә. Шушы уңайдан 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында "Россиядә Хәрби Дан көннәре" дип исемләнгән башваткыч чишү бәйгесе узды. Бу бәйгедә 7 нче сыйныф укучылары җиңүче дип табылды. Укучыларга уңышлар телибез!
ТИН укытучысы: Набиуллин Д.Г.
-
Рус теленнән ачык дәрес.
15.02.2019
Бүген 3 нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрес уздырылды.
Башлангыч сыйныф укытучысы: Музафарова Р.Ф.
-
15 нче февраль - Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2019

Бүген мәктәбебездә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен искә алу хөрмәтенә "Ил батыры" дигән әдәби кичә уздырылды. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы турында һәм аның шигырьләрен сөйләделәр.
Татар теле һәм әдәбият укытучысы: Закирова Д.М.
-
Универсиада дәресе 13.02.2019

Бүген мәктәбебезнең 2 - 9 нчы сыйныфларында универсиада дәресләре узды. Укучыларга презентация күрсәтелде. 02.03.2019 - 12.03.2019 - XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы Красноярск шәһәрендә уздырыла.
Физкультура укытучылары: Набиуллин Д.Г., Музафарова Р.Ф.
-
13.02.2019 - Рус теленнән телдән экзамен 13.02.2019

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән телдән экзамен бирделәр. Укучыларга уңышлар телибез!
Администрация.
-
Технология атналыгы 12.02.2019

Бүген "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән кичә булды. Укучылар бишек, кызыл башлы сөлге, калфак, түбәтәй, чигүле сөлге, кулъяулык турында бик матур чыгыш ясадылар.
Технология укытучысы: Альмиева Ф.Х.
-
Ачык сыйныф сәгате. 11.02.2019

Бүген 2 - 4 нче сыйныфта "Яшелчәләр, җиләкләр, җимешләр - витаминлы азыклар" дигән темага ачык сыйныф сәгате уздырылды.
Сыйныф җитәкчесе: Зиганшина Г.Г.









