Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Студентлар белән очрашу. 09.02.2019

Бүген мәктәбебездә кунакта медицина көллиятендә укучы студентлар булды. Алар 9 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары белән очраштылар. Укучыларга көллият турында сөйләделәр, укырга чакырдылар.
-
"Кошларга ярдәм ит!" акциясе. 05.02.2019

Урамда салкын, карлы кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шул уңайдан мәктәбебездә "Кошларга ярдәм ит!" акциясе уздырыла. Укучылар әти - әниләр ярдәме белән кошлар өчен җимлекләр ясадылар, аларны мәктәбебез ишегалдындагы агачларга элеп куйдык. Укучылар җимлекләргә җимнәр салып торалар, кошларны күзәтәләр.
-
2 нче февраль - Сталинград сугышы тәмамланган көн.
02.02.2019
1943 нче елның 2 нче феврале. Бу көн - Сталинград сугышы тәмамланган көн. Һәр сыйныф җитәкчесе "Сталинград турында мин нәрсәләр беләм" дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырды. 7 - 9 нчы сыйныф укучыларына Сталинград сугышы турында документаль фильм күрсәтелде.
-
Ата - аналар җыелышы.
02.02.2019
Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының ата- аналары җыелышы булды. Җыелышта укучыларның экзаменнарга хәзерлеге турында сөйләнелде.
-
Беренче сыйныфка кабул итү. 01.02.2019

Республика мәктәпләрендә балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү башланды.
Администрация.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел 28.01.2019

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Аның өзелүенә 75 ел тулды. Шушы уңайдан укучыларга Ленинград камалышы турында эчтәлекле документаль фильм күрсәтелде.
Тарих укытучысы: Адиятуллина А.Р.
-
Тарих атналыгы. 23.01.2019

Бүген 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары "Яшь тарихчылар" бәйгесендә көч сынаштылар. 7 нче сыйныф укучылары җиңүче дип табылды. Уңышлар телибез!
Тарих укытучысы: Адиятуллина А.Р.
-
"Тамчы шоу". 21.01.2019

Бүген тарих атналыгы башланып китте. 5 нче сыйныф укучылары "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасына бүленеп "Тамчы шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар. "Зирәкләр" командасы җиңеп чыкты. Укучыларга уңышлар телибез.
Укытучы: Адиятуллина А.Р.
-
"Әбием сандыгы" олимпиадасы. 15.01.2019

Яшел Үзән районының К.Насыйри исемендәге 3 номерлы гимназиясендә үздырылган "Әбием сандыгы" дип исемләнгән олимпиадада катнашып мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Зинурова Илсөяр җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Итоговое собеседование по русскомку языку. 14.01.2019

Итоговое собеседование по русскому языку для учащихся 9-х классов состоится 13 февраля 2019 года.
Итоговое собеседование по русскому языку для учащихся 9-х классов состоится 13 февраля 2019 года.









