Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
3 нче чирек башланды. 09.01.2019

Каникуллар тәмам. З нче чиреккә аяк бастык. Бүген укучылар яңа көчләр җыеп мәктәпкә килде. Укучыларга укуларында уңышлар, ә укытучыларга җаваплы эшләрендә уңышлар һәм сабырлык телибез.
Администрация.
-
Педагогик киңәшмә. 26.12.2018

Бүген чираттагы педагогик киңәшмә үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре икенче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
Кышкы каникуллар башланды. 26.12.2018

Бүгеннән укучыларыбыз кышкы каникулга китте. Һәр сыйныф җитәкчесе укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, инструктажлар үткәрелде һәм куллар куйдырылды. Күңелле һәм файдалы яллар телибез!
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2018

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме. Укучылар, укытучылар, килгән кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп чыршы тирәсендә төрле җырлар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Укучылар, килгән кечкенә кунакларыбыз Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
Администрация.
-
Рәсем конкурсы 22.12.2018

Мәктәбебезнең укучылар үзидәрәсе башлангыч сыйныф укучылары арасында "Киләчәктә табигатьнең үзгәрүе" темасына багышланган рәсем конкурсы уздырды. Укучылар конкурста теләп катнаштылар. Аларга грамота тапшырылды.
Администрация.
-
Массакүләм зарядка 22.12.2018

Бүген укучылар массакүләм яңа ел алды "Яшел Фитнес" флешмобында актив катнаштылар. Алар музыка астында төрле аэробик күнегәләрен башкардылар.
-
Яңа елга хәзерлек 21.12.2018

1 - 9 нчы сыйныф укучылары Яңа 2019 нчы елга багышланган стена газетасы чыгардылар. Газеталар бик матур эшләнгәннәр.
Администрация.
-
Ачык сыйныф сәгате. 19.12.2018

Бүген 6 нчы сыйныфта "Әдәп төбе - матур гадәт" дигән темага сыйныф сәгате уздырылды.
Укытучы: Адиятуллина А.Р.
-
Кыш бабай мастерскоенда 17.12.2018

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Яңа елны каршыларга бик тырышып әзерләнәләр. Алар түгәрәк җитәкчесесе белән берлектә Яңа ел чыршысын бизәү өчен кәгазьдән кар бөртекләре эшлиләр.
Түгәрәк җитәкчесе: Альмиева Ф.Х.
-
Яңа елга хәзерлек 17.12.2018

Мәктәптә Яңа елга хәзерлек эшләре бара. Укучылар укытучылар белән берлектә мәктәп ишегалдында кардан сыннар ясадылар. Укучылар Яңа ел кичәсенә җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнәләр.









