Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
1 декабрь - СПИД ка каршы көрәш көне
03.12.2018
Бүген 1 нче декабрь - СПИД ка каршы көрәш көне буларак, сыйныфларда тәрбия сәгатьләре уздырылды. СПИД авыруы, аның киләчәк өчен куркыныч булуы турында дәлилләр китереп сөйләнде, презентацияләр күрсәтелде.
Администрация.
-
Сынлы сәнгатьтән ачык дәрес. 30.11.2018

Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныфында сынлы сәнгатьтән ачык дәрес үткәрелде.
Укытучы: Набиуллина Л.Г.
-
КИТ - 2018
28.11.2018
Бүген мәктәбебез укучылары "КИТ - 2018" - Бөтенроссия уен - конкурсында катнаштылар. Укучыларга уңышлар телибез!
Администрация.
-
Ата - аналар җыелышы. 27.11.2018

Бүген мәктәптә ата - аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры Гаязиева Л.Р. ата - аналар һәм район администрациясе вәкилләре каршында 2017 - 2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Әлеге чарада Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Ш.Гарипов һәм Акъегет җирле үзидарә башлыгы А.В.Хайруллина катнашты.
Администрация.
-
Әниләр көне. 26.11.2018

Әни диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Бүген бәйрәм - Әниләр көне!. Бәйрәм белән сезне Әниләр! Шушы уңайдан мәктәбебезнең укучылар үзидарәсе концерт оештырды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар һәм биюләр башкардылар. Бик зур рәхмәт аларга.
-
Рус теленнән ачык дәрес. 21.11.2018

Бүген 4 нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрес күрсәтелде.
Укытучы: Зиганшина Г.Г.
-
Эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча тест.
20.11.2018
Бүген мәктәбебезнең VIII сыйныф укучылары эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча тест биремнәре эшләделәр.
Администрация.
-
Русский медвежонок - 2018. 15.11.2018

Бүген мәктәбебезнең 4 - 9 нчы сыйныф укучылары "Русский медвежонок - 2018" уен - конкурсында катнашты. Укучыларга уңышлар телибез!
Администрация.
-
2 нче чирек башланды. 07.11.2018

Көзге каникуллар тәмамланып, икенче чиреккә дә аяк бастык. Укучыларга укуларында, ә укытучыларыбызга - җаваплы эшләрендә уңышлар телибез!
Администрация.
-
6 нчы ноябрь - Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. 06.11.2018

Милләтебезнең тарихында бөек җиңүләр дә, истәлекле көннәр дә аз түгел. Шуларның берсе 6 нчы ноябрь - Татарстан Җөмһүриятенең конституцияе көне. Хөрмәтле милләттәшләребезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз.
Администрация.









