МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
- Конкурс 22.11.2013
-
Әдәби-иҗат бәйгесе "Туган як моңнары"
20.11.2013
Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә якташ шагыйрь Сәйфетдинов Равил Гарәфетдин улының 75 яшь тулу уңаеннан укучылар арасында "Туган як моңнары" исемле әдәби -иҗат бәйгесе булып узды. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Гыйзатуллин Фәрис 1 нче урын, 7 класс укучысы Кашапова Әлфинә үзе язган шигырен укып 3 нче урыннарны яулап кайттылар. Котлыйбыз!
-
"Мин авылны сайлыйм" бәйгесендә
15.11.2013
Менә ничә ел рәттән безнең мәктәп укучылары республикакүләм "Мин авылны сайлыйм" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Быел ул Биектау районы Мәмдәл мәктәбендә үткәрелде. Гатауллин Л.И. 10 класс укучысы Гайнуллин Н. белән шушы укуларга барып, призлы 3 урын алып кайтты. Без аларны бу зур уңышлары белән котлыйбыз
-
Мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары
28.10.2013
Бүген мәктәп беренчелегенә волейбол буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта 8-11 класс укучылары катнашты. Киеренке көрәштән соң беренче урынга- 10 класслар, 2 урынга - 8,11 класс укучылары командасы, 3 урынга - 9 класс командалары лаек булды. Ярышны физкультура укытучысы Шайхуллин Р.Г. оештырды.
-
Школьный тур олимпиады по русскому языку
25.10.2013
Сегодня учащиеся школы приняли участие в школьном туре олимпиады по русскому языку и литературе. Ученики, которые покажут самые хорошие знания и баллы примут участие в муниципальном туре олимпиад по предметам. Желаем успехов!
-
Укучыларның Бөтенрәсәй олимпиадалары башланып китә 23.10.2013

Тиздән укучыларның фәннәр буенча Бөтенрәсәй олимпиадалары башланып китә. 1 тур - мәктәп туры. Мәктәп директорының боерыгы нигезендә бу олимпиадалар 14 ноябрьгә кадәр үткәрелеп бетергә тиеш. Шуңа да укучылар мәктәптә үткәрелә торган олимпиадаларда актив катнашырлар һәм мәктәп данын, лаеклы рәвештә, муниципаль турда да якларлар дигән ышанычта калабыз. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Сөмбелә бәйрәмендә кунакта авылның өлкәннәре! 11.10.2013

Бүген мәктәптә Көз бәйрәме - Сөмбелә булып узды. Әмма алдагы еллардан аермалы буларак әлеге чарага кунакка авылның барлык лаеклы ялда булган апа-абыйларын, әби-бабайларын чакырдык. Бик масштаблы, зур һәм матур бәйрәм булды бу. Мәктәпнең көзгечә бизәлгән спорт залында, бәйрәм табыны артында ике буын - яшьләр һәм өлкәннәр очрашты. Матур ак яулыкларын, ак шәлләрен ябынган әбиләр гүя аккошлардай бик күркәм күренделәр. Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәтсәләр, өлкәннәр исә аларга үзләренең уй-теләкләрен җиткерделәр. Әлеге чараны оештыруда эшмәкәр Әнвәр Минуллиннның да ярдәме зур булды. Килгән кунаклар алдында мәктәп директоры Максумов М.М., авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Р.С. һ.б. чыгыш ясадылар.
Авылның ике буынын очраштырган бәйрәм дәвамлы булсын иде дигән теләк белән таралышты халык.
-
Көзге уңыш мулдан! 07.10.2013

Быелгы көз бик яңгырлы килде. Шуңа күрә дә мәктәп бакчасында үстерелгән мул уңышны җыеп алу алдагы еллар белән чагыштырганда соңгарак калды. Әмма алай булуга карамастан мәктәп коллективы уңышны күтәренке рухта, бик теләп җыйнап алды.
-
Укытучылар көне белән котлап! 05.10.2013

Бүген мәктәптә Укытучылар көненә багышланган музыкаль-әдәби кичә булып узды. Мәктәпнең иң талантлы укучылары үзләренең яраткан укытучыларына бәйрәм концерты оештырды. Укучылар әзерләгән җырлар, биюләр, шигырь юллары, чәчәк бәйләмнәре мөгәллимнәрнең күңеленә хуш килгәндер дип ышанасы килә.
-
Кабак уңышы быел мулдан! 27.09.2013

10 класс укучылары үзләренең тәҗрибә участокларында бик зур кабаклар үстерүгә ирештеләр. "Стофунтовая" дип аталган сортлысы һәрберсе 12-15 кг лы кабаклар бирде. Башка сортлылары да мул уңыш бирде. Афәрин 10 нар!











