МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Олимпиада нәтиҗәләре. 27.12.2013

Фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадаларның муниципаль турының гомуми нәтиҗәләре билгеле булды. Немец теле, технология фәннәре янына татар теленнән дә 2 призлы урын өстәлде. Болар 10 класс укучысы Шигабутдинов Алмаз һәм 11 клас укучысы Гайнуллина Илүзә. Котлыйбыз!
Шулай итеп олимпиадалар рейтингында безнең мәктәп 4 призлы урын белән списокның урта бер урынында. Чагыштыру өчен узган уку елында безнең 2 призлы урын булган. Афәрин дуслар! 62 укучысы булган мәктәп өчен бу бер дә начар түгел. Без булдырабыз!
-
Победитель олимпиады по технологии.
25.12.2013
Известны победители и призеры муниципальном тура олимпиады по технологии. Ученик 9 - го класса Гизатуллин Фарис стал победителем. Теперь Фарису предстоит защитить честь школы и района в Республиканском туре. Поздравляем Фариса и учителя технологии Гатауллина Линара Искандеровича с хорошим результатом и победой.
-
Ачык класс сәгатендә! 24.12.2013

Атнаның һәр сишәмбесендә иртәнге якта класс сәгатьләре булып уза. 7 класс җитәкчесе Замалиева Асия Габбазовна үзенең укучылары белән 5-11 класс укучылары өчен "Үзеңне наркотикларга бәйләмә" дип исемләнгән ачык класс сәгате уздырды. Тәрбия сәгатенең темасы бик тә актуаль, кирәкле һәм көн "кадагында" торучы тема алынган. Укытучы китергән фактлар, мисаллар һәм әзерләнгән презентация һәр укучының күңеленә барып җиткәндер дип әйтәсе килә. Дәрестә катнашкан әти-әниләр дә әлеге тема буенча үз фикерләрен җиткерделәр һәм класс сәгатендә барган әңгәмәнең җитдилегенә басым ясадылар.
Гомумән алганда ачык чарага югары бәя бирелде. Асия Габбазовнага рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Ата-аналар җыелышында! 23.12.2013

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Докладлар белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһабетдинова Г.Ф., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Г.А. һәм директор Максумов М.М. чыгыш ясадылар. Тәрбия, уку-укыту, мәктәпнең эшчәнлеге буенча сөйләшү, фикер алышулар булды.
-
Мәктәп Яңа елны каршы алырга җыена 21.12.2013

Мәктәп коллективы дәресләрдән соң, мәктәп территориясен бәйрәмгә әзерләү, бизәү белән мәшгуль. Мәктәп фасады төсле утлар белән яктыртылды, кар сыннары пәйда булды. Һәр класс үзләренә беркетелгән территорияне бизи, бәйрәмгә әзерли.
-
Поздравляем Юных туристов! 20.12.2013

Вчера на территории Зеленодольского лесничества прошли соревнования по туризму "Новогодние забавы туристов". Организатор соревнований ОМК "Исток". Команда Ачасырской СОШ заслуженно заняла 2 - ое место в турполосе "Зимние приключения в лесу...", уступив только команде Айшинской СОШ, а также 2 - ое место в конкурсе песен "Шире рот в Новый год". Тренер Шакиров Р.Ф. Поздравляем нашу команду с победой. Молоды!!!
-
Яңа елга әзерлек тулы көченә бара! 19.12.2013

Мәктәптә кызу "урак өсте", чирек ахрына якынлашабыз, контроль эшләр, тестированиеләр... Шул ук вакытта күңелле мәшәкатьләр - Яңа елга әзерлек!
-
Мәктәп үзенең укыту-тәҗрибә участогы эшчәнлеген республика семинарында яктыртты 13.12.2013

Бүген безнең районда гаилә фермаларына багышланган республика семинары булып узды. 12 районнан килгән район һәм авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы җитәкчеләр, а/х министры, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин Раифа, Ключи һәм Олы Якедә булдылар. Ачасыр мәктәбе Раифада үзебезнең укыту - тәҗрибә участогы эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән катнашты. Килгән кунаклар укучыларның тәҗрибә эшләрен чагылдырган күзәтү көндәлекләре, ирешелгән уңышларны чагылдырган грамота-дипломнар, бакчаның эшен күрсәткән альбомнар, банер белән кызыксынып таныштылар. Мондый дәрәҗәле семинарларда безнең мәктәпнең катнашуы коллектив алып барган укыту-тәрбия процессының дөрес юнәлештә һәм нәтиҗәле эш алып баруы турында сөйли.
-
Тавышланмагыз тестирование бара! 11.12.2013

Мәктәп укучыларының кызу "урак өсте" башланды. Мәгариф министрлыгы 5-11 нче класс укучылары өчен фәннәрдән тестирование үткәрә. Бүген 10 класс укучылары рус теле, математика, немец теле һәм физикадан тест биремнәрен үтәде. Иртәгә башка фәннәрдән тапшырачаклар. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!
-
Республика бәйгесендә чираттагы җиңү белән! 10.12.2013

Яшел Үзән шәһәрендә Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган республикакүләм фәнни-практик конференция булып узды. "Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле" дип исемләнгән әлеге чара ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты һәм 1 нче лицей тарафыннан оештырылган иде. Конференция Горький исемендәге мәдәният сараенда ачылып китте. Пленар утырышта Казан галимнәре, күп төрле кунаклар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты. Секция утырышлары лицейда дәвам итте. Мәктәпнең 10 класс укучысы Бикмуллин Рәсим уңышлы чыгыш ясап әлеге дәрәҗәле бәйгедә лаеклы рәвештә 3 дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Рәсимне һәм аны әзерләгән укытучысы Гатиятуллин Марат Гомәр улын чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да мәктәп даанын яклап чыгарлык яңа хезмәтләр әзерләүләрен һәм уңышлар телибез! Афәрин егетләр!











