МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Казан органик химия мәктәбе 06.02.2014

"Казан химия мәктәбе" дигән төшенчә күптән яшәп килә. Бу Казан университетында төрле елларда хезмәт куйган галим-химикларның нәтиҗәле эшләре белән бәйле. Бигрәк тә органик химия юнәлешендә эшләгән галимнәребез дөнья күләмендә танылды.
Химия укытучысы Шакиров Р.Ф. әлеге тема астында 8-11 класс укучылары чен мини-конференция уздырды. 10 класс укучылары Бутлеров, Зинин, Марковников, Арбузов, Клаус, Камай кебек танылган галимнәр турында кызыклы чыгышлар ясадылар. Презентацияләр тәкъдим иттеләр. Әлеге чара укучыларга файдалы булгандыр дип ышанасы кала.
-
"Таныш булыйк, бу химия" чарасында... 05.02.2014

Химия атналыгы кысаларында, бүген, 5-6 класс укучылары катнашында "Таныш булыйк. бу химия" дип исемләнгән тәҗрибәләр кичәсе булып узды. Укучылар химия фәне белән якыннанрак танышты, аның лабораториясен карадылар, кеше өчен әһәмиятен билгеләделәр. Әлбәттә инде кызыклы тәҗрибәләр карап кына китмичә, үзләре дә эшләп карадылар.
-
Студентлар белән очрашу 05.02.2014

Студент укучыларның да кышкы яллары тәмамланып килә. Электән килгән традиция буенча 10-11 класс укучылары мәктәпне тәмамлап бүгенгесе көндә төрле уку йортларында укучы студентлар белән очрашу оештырдылар.
Бик күңелле очрашу булды бу. Студент яшьләр үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларга үзләре тәҗрибәсеннән чыгып төпле киңәшләрен җиткерделәр. КАИ укучылары Абзалутдинов Булат, Файзуллин Әсхәт, КФУ дан Гизатуллина Фирүзә, Замалиева Алисәләр кичә ахрында укучылар командасы белән күңелле ярышта да көчләрен сынадылар. Алисә исә соңгы 5 курста укый, моннан тыш ул читтән торып журналистика факультетында да белем ала, моннан тыш Татар радиосы Ди джее булып та эшләргә вакыт таба. Менә шундый горурланып телгә алырлык укучыларыбыз бар безнең. Афәрин дуслар, укуларыгызда уңышлар сезгз!
-
Иртәнге линейкада! 03.02.2014

Иртәнге линейкада, гадәттәгечә, эшләгән эшләргә йомгак ясала. Мәктәп директоры Максумов М.М. район конкурсларында призлы урын алган укчыларга грамоталар тапшырды: 10 класс укучысы Замалиев Рүзәл, 5 класс укучысы Абзалина Гөлия фотокаллажлар бәйгесендә 2 нче һәм 3 нче урыннар алганнар, афәрин!
Абзалина Г.А. география-тарих атналыгына йомгак ясады, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Химия укытучысы Шакиров Р.Ф. үзенең укучылары белән химия атналыгын ачып җибәрде. Химияга багышлап кечкенә монтаж күрсәтелде.
-
Укучылар җыелышы, ярты еллык эшкә нәтиҗә ясады! 03.02.2014

Бүген дәресләрдән соң 5-11 класс укучылары беренче ярты еллык эшкә нәтиҗәләр ясар өчен "Идел" укучылар оешмасының Укучылар җыелышына җыйналды. Һәр классның уку секторлары уку торышына анализ ясады, укучыларның китапханә белән элемтәсе, газета-журналларга язылулары турында да мәгълүмат бирделәр. Җыелышта мәктәп директоры һәм аның урынбасарлары да үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыктылар.
Җыелыш гомуми карар чыгару белән тәмамланды.
-
Химия атналыгы башланып китте! 03.02.2014

-
"География белгечләре" көч сынашты... 31.01.2014

Тарих-география атналыгы кысаларында "География белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль бәйгедә 6-8 класс укучылары көч сынашты. "Кактуслар" белән "Апельсиннар" командасы географик табышмаклар, ребуслар, телсез карта, серле тартма кебек бәйгеләрдә ярышты. Аз гына аерма белән "Апельсиннар" командасы җиңеп чыкты. Афәрин, дуслар!
Бәйгене оештырган география укытучысы Абзалина Г.А. катнашучыларга үз бүләкләрен тапшырды. Уен бик тә күңелле узды!
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел! 28.01.2014

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗгале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.
Һәр атнаның сишәмбесендә узучы класс сәгате, бүген, әлеге темага багышланды. 5-11 класс укучылары беренче Гайнуллина Илүзә әзерләгән тарихи мәгълүмат белән танышып китте, аннан Ленинград блокадасына багышланган документаль фильм ил тарихының әлеге фаҗигале вакыйгасын тагы да ныграк ачып бирде.
Ачык класс сәгатен Абзалина Г.А.,Абзалина Л.Р. тарих-география атналыгы кысаларында уздырды.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 27.01.2014

В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
ПараллельСельские школыГородские школы1-4 классы-23 C-25 C5-9 классы-25 C-27 С10-11 классы-30 С-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):
Возраст учащихсяТемпература воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветраПри скорости ветра до 5 м/секПри скорости ветра 6-10 м/секПри скорости ветра более 10 м/секДо 12 лет-9 C-6 C-3CЗанятия не проводятся12-13 лет-12C-8 C-5 C14-15 лет-15 C-12 C-8 C16-17 лет-16 C-15 C-10 C
Одновременно с этим Министерство образования и науки Республики Татарстан считает необходимым приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 C и ниже.
-
Иртәнге линейкада! 27.01.2014

Бүгеннән мәктәп укучыларының гомуми линейкасы иртәнге якта үткәрелә башлады. Гадәттәгечә иң беренче сүзне узган атнада дежур торган укучылар алды. Алар үткән атнада узган чараларга тукталдылар, укучыларның тәртипләренә, классларда дежур тору буенча отчет укыдылар.
Бүгеннән мәктәптә тарих-география атналыгы башланып китте. Атналык план белән география укытучысы Абзалина Г.Ә. таныштырды.











