МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Ветераннар белән очрашу кичәсе 08.05.2014

Быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы көннәрдә һәр урында сугыш һәм тыл ветераннарын искә алу, аларны хөрмәтләү һәм котлау кичәләре, очрашулар үткәрелә. Безнең мәктәп коллективы да бу чаралардан читтә калмый. Мәктәбебездә, бүген исәннәр арасында бердәнбер булучы, Хөснетдинов Борһан абый һәм әтиләре сугышта булган апалар белән очрашу үткәрдек. Алар безгә сугыш афәте турында сөйләделәр, укучыларга бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген аңлаттылар. Кыскасы, бу очрашу файдалы һәм бик тә кирәкле булды.
-
Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! 08.05.2014

Барлык сугыш һәм тыл ветераннарын 9 май - Җиңү көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Бүгенге тыныч тормыш өчен сез үзегезнең яшьлегегезне, гомерегезне корбан иткәнсез. Без сезнең алда баш иябез. Картлыгыгыз матур булсын. Сезгә зур сәламәтлек, исәнлек телибез, хөрмәтле ветераннар!
-
Бакчада кызу эш вакыты җитте... 05.05.2014

Көннәр матурлану белән мәктәп коллективы бакчага эшкә чыкты. Мәктәп яны тәҗрибә участогы шактый зур булганлыктан эш бер көндә генә тәмамланмады: түтәлләр ясалды, кишер, суган (кара орлык), чөгендер чәчелде. Әйе, әле бу эшнең башы гына. Алга таба күп төрдәге эшләр көтә безне: орлыкларны кертеп бетерү, тәҗрибә эшләрен башлап җибәрү, раасадаларны парникларга чыгару, чәчәкләр утырту һ.б.
-
Парламент дәресендә! 30.04.2014

Мәктәпләрдә чираттагы Парламент дәресләре булып узды. Әлеге дәреснең темасы "Без бергә: Кырым һәм Севастополь" дип аталды. Парламент дәресен Ачасыр авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Кадыйров Равил Самат улы уздырды.
-
9 класслар беренче сынауларын узды! 29.04.2014

Бүген республикабыз мәктәпләрендә укучы 9 класс укучылары татар теленнән ЕРТ тапшырдылар. Безнең мәктәп укучылары Норлатта урнашкан ППЭ да булдылар. Нәтиҗәләре уңай булыр дип ышанып калабыз!
-
Мәктәптә шигырь бәйрәме! 26.04.2014

Габдулла Тукай туган көне уңаеннан мәктәпләрдә төрле чаралар уза. Бүген татарлар яшәгән һәр тарафта шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Бүген безнең мәктәптә дә татар теле укытучылары башлангыч класс укытучылары белән берлектә Шигырь бәйрәме уздырды.
-
Яшь туристларның чираттагы җиңүләре белән! 25.04.2014

Кичә Яшел Үзән шәһәрендә туристлар слеты булып узды. Әлеге язгы ярыш Җиңүнең 69 еллыгына багышлап уздырылды. Мәктәптә эшләп килүче "Яшь туристлар" түгәрәге командасы бу ярышларда да үзләрен сынатмады. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 15 команда арасында конкурслар буенча 1 нче урын, гомуми команда беренчелегендә 2 нче урынга лаек булдылар. Афәрин егетләр һәм кызлар! Котлыйбыз сезне! Команданы ярышка җитәкчеләре Шакиров Р.Ф. әзерләде.
-
Тукай укуларында!
23.04.2014
Кичә Урысбага мәктәбендә Тукай укулары булып узды. Безнең мәктәптән 4 укучыбыз катнашты. 6 класс укучысы Бикмуллина Гөлия - 1 урын, Сәйфетдинова Ания - 3 урын (укытучылары Гатиятуллин М.Г.) алды, алар Тукай шигырьләрен укыдылар, ә 5 класс укучылары Пустынникова Настя һәм Газизова Язилә үзләре язган шигырьләрен укып дипломнарга лаек булдылар (укытучылары Кәбирова Г.Р.). Әлеге номинациядә катнашучы укучыларга урыннар билгеләмәскә булганнар, барлык килгән укучылар да дипломнар белән бүләкләнгән. Котлыйбыз!
-
Чәршәмбе өмәләре!
23.04.2014
Бүген, дәресләрдән соң, мәктәпнең һәр укучысы чәршәмбе өмәсендә катнашты. Территориябез зур, шунлыктан стадион һәм мәктәп янын чистарттылар, тырмаладылар. Җыелган яфраклар бер трактор арбасына да сыеп бетмәде!
-
Мәктәптә көрәш түгәрәге эшли башлады 21.04.2014

Безнең мәктәп егетләренә дә бәхет елмайды. Үзе дә күп тапкырлар көрәш батыры булган, дзюдо, самбо буенча спорт мастеры һәм башка тагын бик күп титуллары булган авылдашыбыз Хайруллин Гомәр абый мәктәп егетләре өчен көрәш түгәрәге ачып җибәрде. Атнага берничә үткәрелә торган бу түгәрәктә егетләр төрле күнегүләр эшлиләр, көрәш алымнарына өйрәнәләр. Гомәр абый моның өчен маталар, герләр, кыскасы кирәкле булган бөтен җиһазларны кайтартты. Әле башлангыч класс кызлары өчен дзюдо түгәрәге дә эшли. Гомәр абыйга үзебезнең зур рәхмәтебезне әйтеп, бу башлангыч дәвамлы гына булсын иде дип телисе кала.











