МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Мәктәп приемкага әзерләнә... 08.08.2014

Мәктәп коллективы җәйге ялдан эшкә чыкты. Киләсе атнада мәктәпләрне яңа уку елына әзерлеген тикшерүче комиссия килгәнче мәктәпнең эчке һәм тышкы территориясен чистартып, әзерләп, кабинетларны карап куясы бар. Шунлыктан мәктәпләрдә кызу эш өсте. Ел да мәктәбебез әзерлек буенча призлы урыннар ала иде, быел да сынатмабыз дип уйлыйбыз!
-
Җәй көнне дә мәктәп бакчасында эш гөрли... 30.07.2014

Каникуллар булуга карамастан мәктәптә бишенче хезмәт чиреге бара. Бакчабызда бик күптөрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерелә, укучылар аларны үстерүдә, вакытында чүбен утап, су сибү эшендә актив катнашлар. Һәр классның үз тәҗрибә бүлекләре , чәчәклекләре бар. Аларны да карап үстерү, башкару укучыларның төп бурычлары булып тора. Һава торышы да уңайлы торса мул уңыш алырбыз дип өметләнеп торабыз!
-
Чыгарылыш кичәләре узды... 24.06.2014

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узды. Безнең мәктәпне дә 4 укучысы 11 сыйныфны уңышлы гына тәмамлап кулларына аттестат алдылар. Шул укучыларның икесе Гайнуллина Илүзә һәм Ганиев Ришат кызыл аттестатка ия булдылар. Шулай ук 9 сыйныфның 8 укучысы да имтиханнарны уңышлы тапшырып аттестатка ия булдылар. Котлыйбыз! Барыр юллары уңышлы булсын!
-
Балалар Сабантуенда! 01.06.2014

Балаларны саклау көне уңаеннан мәктәпнең укучылары өчен Сабантуй оештырылды. Табигать кочагында укучылар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, милли уеннарда катнашып тәмле бүләкләр оттылар. Бәйрәм бик күңелле узды!
-
ЕГЭ, ЕГЭ, ЕГЭ...
29.05.2014
11 ләрнең иң җаваплы чорлары башланды. Бүген алар рус теленнән ЕГЭ тапшырдылар. Быелгы имтиханнарда шартлар шактый кырыс һәм катлаулы. Норлат мәктәбендә урнашкан имтихан тапшыру пунктына укучылар тимер тикшергечләр аша узды, шунлыктан телефон белән керү мөмкинлеге бөтенләй булмады. Кабинетларда видеокамералар, Казан һәм Чиләбедән килгән күзәтүчеләр. Мондый шартларда укучылар гына түгел, олылар да югалып калыр иде. Шулай да имтиханнар тыныч узды, инде нәтиҗәләрнең генә уңай булын көтәсе кала!
-
Көрәш мәйданында беренче уңыш! 19.05.2014

Шимбә көнне Күгәй авылында татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар узды. Мәктәбебездә әле яңа гына эшли башлаган көрәш түгәрәгенең 4 егете әлеге ярышта булып кайттылар. 7 класс укучысы Гафиятуллин Рәдис үз авырлыгы үлчәмендә 2 нче урын алуга иреште. Башка егетләр дә сынатмады. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлы чыгышлар теләп калабыз!
-
Смотрда җиңүчеләрне котладылар! 19.05.2014

Апрель аенда район мәктәп укучылары арасында үзешчән сәнгать көчләре смотры узган иде. Бүген, гомуми линейкада, әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган укучыларны, чыгышларны дипломнар белән бүләкләделәр. Шуны әйтергә кирәк безнең укучыларның барлык чыгышлары да призлы урыннарга лаек булган. Шулай итеп:
Ания Сайфетдинова, Гөлия Абзалина (дуэт җыр) - 2 урын
Гелүсә Гыйбадуллина, Рәзинә Сәйфетдинова (дуэт җыр) - 1 урын
Биюләр (4 класслар һәм 5-6 класслар) - 3 урын
Ансамбль "Тамчыкай" - 3 урын
Фольклор (10 класс) - 3 урын . Афәрин, дуслар! Котлыйбыз сезне!
-
Мәктәп бакчасы шау чәчәктә! 17.05.2014

Татар халык җыры "Алмагачлары" ның текстындагы сүзләр быел бигрәк рас килде. Нәкъ майның 15 ендә алмагачлар чәчәк атты. Мәктәбебез бакчасы бигрәк матур бүгенгесе көндә. Чияләр, алмагачлар, боярышник - барысы да ап-ак чәчәктән, бал кортлары белән гөжләп тора. Бигрәк матур мизгелләр!
-
Мәктәп бакчасында эш тынып тормый! 16.05.2014

Мәктәп бакчасында эш кызу темплар белән бара. Инде менә чират бәрәңгегә җитте. Мәктәп коллективы тырышлыгы һәм әти-әниләр ярдәме белән (орлыклык материал белән) бакчага бәрәңге дә утыртып куйдык. Уңышы гына куандырылык булсын инде!
-
Котлыйбыз!
15.05.2014
Кичә 5-6 класс укучылары арасында рус теленнән муниципаль тур олимпиада узды. Норлат зонасы мәктәпләре укучылары әлеге сынауны Норлат мәктәбе базасында узды. 5 класс укучысы Пустынникова Анастасия әлеге зона турында беренче урын яулап кайтты. Афәрин, Настя! ( Укытучысы Кабирова Г.Р.). Настядан тыш Хәнәфиеева Мәликә (5 кл.) һәм Бикмуллина Гөлия (6 кл) дә олимпиада биремнәрен уңышлы башкардылар.











