МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Укучылар бәрәңге уңышын җыеп алды!
16.09.2014
Авыл халкы икенче икмәк - бәрәңгенең уңышын инде җыйнап алды. Чират мәктәп яны бакчасына җитте. Бүген укучылар җәй буе карап үстергән яшелчәне ашханә саклагычына җыеп салды. Егетләр казысалар, кызлар исә бәрәңгене чиләкләргә җыеп капчыкларга салып барды. Чиратта кишер белән чөгендер, аларын бераз соңрак алачакбыз. Уңышлары ярыйсы күренә!
-
Ата-аналар җыелышында... 11.09.2014

Мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышы булып узды. Нигездә, сүз яңа уку елына бурычлар, планнар турында барды. Мәктәп администрациясе әти-әниләрне уку йортының тормышында актив катнашырга чакырды.
-
Кызыл алма пешкән икән, пешкән икән (үзбәк җырыннан)... 11.09.2014

Мәктәпнең җиләк-җимеш бакчасында быел өелеп алма үсте. Бүгенгесе көндә укучылар әлеге уңышны җыю белән мәшгульләр. Кайсы ашханәгә, кайсы саклауга, кайсы кайнатырга. Гомумән алганда урнаштырып кына өлгер!
-
Швейцарлар бездә кунакта 10.09.2014

Бүген мәктәбебезгә бер төркем алман кешеләре килеп төште. Авыл музеен караганнан соң, аларның бик тә авыл мәктәбе белән танышасылары килгән. Мәктәптә алман теле укытылу да аларга кызык булган. Шуңа да алар мәктәптә алман теле кабинетын аеруча нык ошаттылар. Алман теле укытучысы Гобәйдуллина Р.А. белән рәхәтләнеп алман телендә аралаштылар, балалар белән җырладылар. Кыскасы, алар мәктәбебезне шулкадәр ошаттылар ки, хәтта аларның китәселәре дә килми иде. Укучылар өчен дә үзләре укый торган чит телдә сөйләшү, аралашу кызык булды. Белемнәрне практикада куллану өчен менә дигән мөмкинлек иде. Китәр алдыннан алар безгә үзләренең иң матур хисләрен, ягымлы карашларын калдырып киттеләр. Тагын киләселәрен дә искәрттеләр.
-
День финансовой грамотности 09.09.2014

Сегодня в школе провели открытый классный час посвященное Дню финансовой грамотности. На урок была приглашена главный бухгалтер, экономист сельского поселения Гизатуллина Сюмбель Абдулловна. Гость рассказала о бюджете, о расходавании денег, как экономить и о многом другом. Встреча со специалистом прошла очень интересно и получилось полезной для всех присутствующих.
-
ГТО буенча класс сәгатьләре узды. 03.09.2014

1 класстан алып 11 класс укучыларын кертеп мәктәптә ГТО нормалары буенча класс сәгатьләре булып узды. Билгеле булганча быелгы яңа уку елыннан һәр укучы физик әзерлеге буенча билгеле бер төрдәге спорт нормаларын тапшырырга тиеш булачаклар. Нәкъ шулар турында укытучыларыбыз Шайхуллин Р.Г. һәм Замалиева Ф.Г. чыгыш ясады. Нормаларны үтәгән укучылар бронза, көмеш һәм алтын значоклар ала алачак.
-
Саумы, мәктәп! 02.09.2014

1 сентябрь - Белем көне. Илебезнең һәр уку йортында бәйрәм чаралары булып узды. Мәктәп бусагасын быелгысы елда 7 укучы атлап керде. Авылдашыбыз Әнвәр Миңнуллин аларга үзенең бүләкләрен дә әзерләгән иде. Бәйрәмдә чыгыш ясаган мәктәп директоры, җирле үзидарә рәисе, район администрациясе вәкиле укучыларга һәм укытучыларга уңышлар теләделәр.
-
Белем көне белән! 01.09.2014

Бүген - 1 сентябрь. Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне шушы бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз. Бу уку елы бары шатлык-куанычлар, югары күрсәткечләр алып килсен иде. Тынычлык белән уку елы ахырына һәрберебезгә дә барып җитәргә насыйп булсын.
-
Укытучыларның август киңәшмәсе булып узды! 29.08.2014

28 август көнне район һәм шәһәр укытучылары Яшел Үзәнгә чираттагы август киңәшмәсенә җыйналды. Былгысы Музыкаль театр бинасы һәм аның каршындагы мәйданда узды. Гадәттәгечә безнең мәктәп анда авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән катнашты. Җәй буе үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш килгән кунаклар һәм катнашучылар хозурына куелды. Киңәшмәгә килгән Мәгариф министры Э.Фәттахов та безнең күргәзмә яныннан тиз генә узып китә алмады, безнең эшчәнлек белән кызыксынды, сорауларын бирде һәм алга таба да уңышлар теләде. Соңыннан алып килгән продукция шәһәр халкына тәкъдим ителде, сатылды.
-
Мәктәпкә әзерләнергә булыш! 16.08.2014

Быел мәктәп бусагасын атлап беренче сыйныфка 7 укучы киләчәк. Җомга көнне Танай мәктәбендә "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында беренче сыныф укучыларына портфельләр тапшырдылар. Әлеге чарада 45 бала катнашты, шул исәптән безнең 7 укучыбыз да. Чара тантаналы төстә узды, Танай мәктәбе коллективы күңелле генә программа әзерләгән иде. Сорау-уеннар урысча булса да укучылар актив булдылар. Әлеге укучыларга әзерләгән бүләкләр өчен ата-аналар Хәйруллин фондына зур рәхмәтен җиткерә!











