МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
2013 ел- әйләнә-тирә мохитне саклау елы
28.01.2013
2013 ел Татарстанда Һәм Россиядә әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак игълан ителде. Шунлыктан һәр дүшәмбедә узучы укучыларның гомуми линейкасында бу елны официаль рәвештә тәкъдим итү булды һәм шул уңайдан табигатебезне саклауга юнәлдерелгән төрле чараларга старт бирелде.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013

Мәктәптә чисталык дәресләре булып узды. Дәреснең төп темасы башлангычларда "Без - табигать дуслары" булса, урта һәм югары якта "ТР да махсус сак астында булган табигать объектлары". Дәресләр укучыларга файдалы булгандыр дип ышанып каласы килә.
-
Чаңгы сезоны ачылды! 15.01.2013

Табигатьтә кышның иң матур вакытлары бара. Дәрестән тыш вакытта укучыларның яраткан шөгыльләреннән берсе чаңгы шуу. Салкыннар булу сәбәпле Яңа елга кадәр бик үк шуып булмаса да, бүгенгесе көннәрдә чаңгы шуар өчен бк матур көннәр урнашты җиһанда. Мәктәптә эшләп килүче "Яшь туристлар" түгәрәгенә йөрүче егетләр бүген табигатькә чаңгы походы ясады. Рәхәтләнеп таудан шудылар, чаңгы туризмы техникасы буенча күнекмәләр булдырдылар.
Дуслар! Сез дә саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз. Бигрәк тә чаңгыда шуу бик файдалы, чөнки кеше тәненең күпчелек мускуллары чыныга. Шулай итеп Барыбыз да чаңгыга!
-
Педагогик киңәшмәдә! 14.01.2013

Бүген, 14 гыйнвар, мәктәптә хезмәт куючы укытучылар коллективының чираттагы 3 нче педагогик киңәшмәсе булып узды. "Уку сыйфатын күтәрүдә методик эшне оештыруның юнәлешләре" дип исемләнгән киңәшмәдә төп докладчылар булып укыту эшләре мөдире Гатиятуллин М.Г. һәм фәннәр буенча мәктәпнең метод берләшмә җитәкчеләре булды. Киңәшмә шактый эшлекле характерда барды. Һәр укытучыны борчыган проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде.
-
Иң озын һәм нәтиҗәле чирек башланды! 11.01.2013

Уку елының 3нче чирегенә дә аяк бастык. Иң озын һәм нәтиҗәле чирекләрнең берсе.
Барлык укучыларга укуларында тырышлык һәм уңышлар телибез. Коллегаларыбызга эшләрендә уңышлар, югары күрсәткечләр юлдаш булсын.
-
Яңа ел белән котлыйбыз! 27.12.2012 Тиздән бик тиздән Яңа - 2013 ел җир йөзенә аяк басачак. Бу ел безнең өчен бары яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Һәрберебезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәрәкәтлек, иң мөһиме - сәламәтлек насыйп булсын. Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Мәктәптә булачак Яңа ел кичәләренә көтеп калабыз. 28. 12. көнне сәг. 3 тә балмаскарад булса, 29 көнне сәг. 9 да балалар чыршысы була. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

-
"Cөмбелә" бәйрәмен үткәрдек 16.11.2012

"Сөмбелә" бәйрәме мәктәбебездә ел саен бик күңелле үткәрелә торган чараларның берсе. Чөнки бу бәйрәмдә ел дәвамында мәктәп яны тәҗрибә участогында актив рәвештә эшләгән класслар билгеләнеп үтелә. Быел да мәктәп зур уңыш үстерде. Җәй буе класслар үзләренә беркетелгән участокларда төрле тәҗрибәләр үткәрделәр, аларны күзәтү көндәлекләренә язып бардылар. Ахырдан шушы үткәрелгән тәҗрибәләр буенча альбомнар төзеделәр.
Бәйрәмгә һәр класс та бик әзерлек белән килгән иде. Чәй табыны артында әти-әниләр, хезмәт алдынгылары белән бергә укытучылар һәм укучылар утырдылар. Мәктәп директоры җәйге практика чорында бик актив эшләгән классларны грамоталар белән билгеләп үтте, аннан төрле концерт номерлары, уеннар белән бәйрәм үрелеп барды. Бәйрәм бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте.
-
ЧИП бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды 30.10.2012

Ел саен диярлек укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. Һә бәйгедә дә төрле лаеклы урыннар алалар. Узган уку елында укучылар актив рәвештә ЧИП бәйгесендә катнашкан иделәр, нәтиҗәләре күптән билегеле булса да, сертификатлары яңа гына кайтты. Иң алдынгы укучыларга һәм күп балл җыйган укучыларга шушы сертификатлар тапшырылды. Киләчәктә дә укучыларыбыз мондый бәйгеләрдә актив катнашырлар дигән ышанычта калабыз, җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Каникуллар башлана 26.10.2012

Хөрмәтле әти-әниләр һәм укучылар! 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр каникуллар булачак. 7 ноябрь көнне 2 чирек башланып китә. Каникул вакытында мәктәптә төрле түгәрәкләр эшләячәк. Мәктәп ишекләре көн саен ачык булачак.
-
Параолимпия уеннар турында сөйләштек 24.10.2012

Бүген мәктәбебездә параолимпия уеннары турында классларда сөйләшүләр булды. Башта барлык класслар өчен дә мәктәпнең физкультура укытучысы Шайхуллин Р.Г. параолимпия уеннарының тарихы, аның аңалатмасы турында сөйләде. Презентация белән үрелеп барган дәрестә укучылар бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар. Аннан соң сөйләшүләр класс сәгатьләрендә дәвам итте.











