МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Белем-шоу" бәйгесендә! 25.04.2013

Татар теле атналыгы кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Тәнзилә Нәбиулловна "Белем-шоу" бәйгесе үткәрде.
-
Парламент дәресе - 2013. 22.04.2013

Бүген республика мәктәпләрендә Парламент дәресләре булып узды. Ачасыр урта мәктәбендә үткәрелгән әлеге дәрестә Ачасыр авыл җирлеге башлыгы, авыл советы депутаты Кадыйров Равил Саматович катнашты. Быелгысы Парламент сәгате дәүләт символикалары:герб, флаг һәм гимнга багышланды. Равил Саматович бирелгән темага бик тәфсилләп сөйләде, презентаия һәм фотолар күрсәтте. Шулай ук укучылар махсус видеоролик та карап үттеләр, яңа язылган гимн сүзләрен тыңладылар. Дәрес бик тә кызыклы һәм файдалы булды.
-
ГО буенча өйрәнүләр! 22.04.2013

Мәктәптә ГО буенча өйрәнүләр булып узды. Әлеге чара нәтиҗәсендә укучыларның янгын килеп чыккан хәлдә үзләрен ничек тотуларын, мәктәптән ничек эвакуацияләнүен тикшерделәр. ТИН укытучысы Шайхуллин Р.Г. укучыларга канәгатьләнерлек дигән билге куйды.
-
Гомуми линейкада! 22.04.2013

Һәр атнаның дүшәмбесендә узучы гомуми линейкада, бүген мәктәп директоры Максумов М.М. кайбер укучыларга район Грамотларын биреп узды. 10 класс укучысы Гайнуллина Илүзә винтовкадан ату буенча район күләмендәге ярышта 3 урын, ә троеборьеда мәктәп командасы 2 урын алулары белән чын күңелдән без дә тәбриклибез. Афәрин егетләр һәм кызлар!
Шулай ук линейкада Туган тел атналыгы да игълан ителде. Бу атнада шул уңайдан укучыларны төрле кызыклы бәйгеләр, чаралар көтә!
-
Барыбыз да өмәгә! 20.04.2013

Язгы кояш нурлары белән җир өстендә яткан кар юрганы да юкка чыкты. Ниһаять җирләр ачылды, аның белән кышы буе җыелган чүпләр дә күзгә ташлана башланды. Бу шимбәдә илебезнең һәр торак пунктында язгы өмәләр ике айлыгы башланып китте. Безнең мәктәп укучылары да кояшлы матур көннән файдаланып территорияне җыештырды.
-
Математикадан ачык дәрестә! 18.04.2013

Чираттагы ачык дәрес бүген математикадан узды. ГИА га әзерлек буенча алынган теманы фән укытучысы Замалиева Асия Габбазовна белән берлектә 9 нчы класс укучылары тәкъдим итте. Әлеге предмет, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Тик шулай да укытучы әзерләгән ачык дәрес бик тә кызыклы формада узды һәм һәркемгә аңлаешлы булгандыр дип әйтәсе килә. Дәреснең тәрбия темасы да сәламәтлеккә корылган иде, шунлыктан укучыларга бирелгән мәсьәләләр кеше сәламәтлеге белән бәйле булды. Дәрес югары бәя алды.
-
Открытый урок по русскому языку 17.04.2013

В школе проходит декада открытых уроков по предметам. Сегодня учителя школы посетили урок по русскому языку в 6-ом классе, которую подготовила и провела учитель русского языка и литературы Гафиятуллина Альфия Абдулсаматовна. Урок прошел на высоком методическом уровне с использованием ИКТ и получил высокую оценку коллег по работе.
-
Физкультурадан ачык дәрес. 13.04.2013

Мәктәпнең физкультура укытучысы Шайхуллин Рафаэль Гарәфетдин улы, бүген, 8 класста үз фәненнән мәктәп укытучылары өчен ачык дәрес уздырды. Дәрестә укучылар физик күнекмәләр, сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар. Волейбол уйнауның төп алымнарын өйрәнеп, аны ныгыттылар. Дәрес югары бәя алды.
-
12 апрель - Космонавтика көне! 12.04.2013

Бүген илебездә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпнең 5-10 класс укучылары информатика кабинетына җыйналып Ю.А.Гагарин һәм аның Галәмгә очышы турында сөйләштеләр, видеофильм карадылар. Әлеге кичә физика атналыгы кысаларында узды. Оештыручысы физика укытучысы Максумов М.М.
-
Биология дәресендә кунаклар! 12.04.2013

Мәктәптә методик айлык дәвам итә. Биология укытучысы Шакиров Рамил Фронович 6 класста ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы "Үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше" дип алынган иде. Дәрестә катнашкан укытучылар дәреснең практик яктан файдалы, укучылар өчен кызыклы булуын ассызыклады. Дәрес кысаларында һәр укучы үзе өй гөле утыртты, Миләүшә чәчәген үрчетү буенча мастер-класс карады, орлыкларның тишелешен һәи тишелү шартларын өйрәнде.











