МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
День русского языка 06.06.2019

Ежегодно 6 июня в России отмечается Пушкинский день России. А во всем мире 6 июня отмечают Международный день русского языка. Этот праздник учредил департамент ООН по общественным связям. По данным ООН русским владеют около 250 миллионов жителей планеты.
-
Мәктәп бакчасында.
05.06.2019
Мәктәп бакчасыда кызу эш көннәре башланды, барлык эшләрне дә вакытынды башкарырга кирәк. Чүп үләннәре дә, төрле кортлар да ялкауланганны көтеп ятмыйлар. Шуңа да буген яшелчә һәм чәчәк түтәлләрендәге чүпләрне утадык,кәбестә утырттык.
-
Җәйге хезмәт практикасы.
03.06.2019
Бүгеннән 7 нче сыйныф укучыларының җәйге хезмәт практикасы башланды. Ул 14 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Балалар Сабантуе
01.06.2019
Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр.Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итә.Бөтен җир шарындагы сабыйларга игътибар җәлеп итү максатыннан әлеге бәйрәм һәрвакыт төрле чаралар белән уздырыла. Авылыбыз балалары өчен дә мәдәният йорты каршындагы мәйданда бик зур бәйрәм чарасы оештырылды.
-
Сау бул, мәктәп!
25.05.2019
Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
Бүген мәктәбебездз 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады .Алда зур имтиханнар көтә. Уңышлар һәм хәерле юллар сезгә! -
Хуш, башлангыч мәктәп!
21.05.2019
Бүген 4нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды. Алар башлангыч мәктәп һәм беренче укытучылары белән хушлаштылар. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә килгән иде.
-
"Җиңү көне - бу дөньяның яңадан туган көне" 09.05.2019

-
"Үлемсез полк" акциясе
08.05.2019
Бүген укучылар һәм авылдашлар катнашында авылыбызда “Үлемсез полк” акциясе үтте. Анда катнашучылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, урам буйлап үттеләр. Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы Томск шәһәрендә узды. 2015 елда "Үлемсез полк" парадында бөтен Россия буенча якынча 12 млн. кеше катнашкан. Аның сафлары елдан ел арта. Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган олуг ветераннарыбыз, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез сафы көннән-көн кими. Шуңа күрә дә бүген без исән калганнарны данларга, арабыздан киткәннәрне, сугыш кырында һәлак булган әби-бабайларыбызны искә алырга, аларга дан һәм мәдхия җырларга, сабырлыклары алдында баш ияргә җыелдык.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2019

-
Габдулла Тукайның тууына 133 ел
26.04.2019
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Син мәңге яшь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада Тукайның шигырьләре сөйләнде, әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Кичә татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.









