МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Чыршы бәйрәме 24.12.2018

Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар клоун белән рәхәтләнеп күңел ачтылар:биеделәр, җырладылар,төрле уеннар уйнадылар.
-
"Чыршы утлары яктысында"
24.12.2018
Мәктәбебездә бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Чыршы утлары яктысында" диеп исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрелде.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 21.12.2018

Бүген авылыбыз фельдшеры Гыйззәтуллина Фәния Фоат кызы 6-9 нчы сыйныф кызлары өчен "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән темага лекция укыды.
-
Көтеп алган бәйрәм 15.12.2018

Балаларның иң яраткан бәйрәмнәренә әзерлек эшләре башланды. Һәр сыйныф бүлмәләрне бизәде, газеталар чыгарды.
-
РФ Конституциясе көне 12.12.2018

1993 нче елның 12нче декабрендә илебездә гомумхалык тавыш биреп кабул ителгән төп закон – Россия Федерациясе Конституциясе кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституцион система барлыкка килде.
Конституция дәүләтнең төп законы буларак Россиянең барлык хокукы системасы үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели. -
Халыкара кеше хокуклары көне 10.12.2018

10нчы декабрь – Халыкара кеше хокуклары көне. БМО тарафыннан булдырылган бу бәйрәм 1948нче елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында гомум декларациягә бәйле. Бүген шул уңайдан сыйныф сәгатьләре уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре Кеше хокуклары турында Декларация, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бала хокуклары турындагы Конвенциясе, кеше хокукларын яклауның гамәлдәге системасы белән таныштырдылар.
-
Олимпиадаларның район туры дәвам итә 05.12.2018

Район күләмендә барлык фәннәрдән олимпиадалар уза. Олимпиадада катнашучы укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне 03.12.2018

БМО карары нигезендә 1993нче елдан 3нче декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Декада җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бүген сыйныф сәгатьләрендә "Шәфкатьлелек бизи кешене " дигән тема астында әңгәмәләр узды.
-
"Сәламәтлек кубы" 01.12.2018

Бүген Яшел Үзән үзәк хастаханәсе психологлары укучылар белән "Сәламәтлек кубы" дип исемләнгән викторина уздырдылар. Балалар дүрт командага бүленеп, спорт, сәламәтлек, гигиена, витаминнар темасы буенча сорауларга җавап бирделәр. Һәр команда мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
-
Директорның еллык доклады
29.11.2018
Бүген мәктәп директоры Ф.Н.Яруллина ата-аналар һәм район администрация вәкилләре каршында 2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Әлеге чарада Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Ш.Гарипов, Күгеш җирле үзидарә башлыгы А.А.Гатауллин катнашты.









