МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Ата-аналар җыелышы.
24.04.2019
Бүген мәктәптә әти-әниләр, укытучылар һәм җирле үзидарә башлыгы Гатауллин А.А. катнашында чираттагы ата-аналар җыелышы узды.
-
Өмәләр башланды
13.04.2019
Җирләр әле кардан арынырга да өлгермәде, язгы өмәләр башланып китте. Бүген укучылар һәм укытучылар мәктәп янын чистарттылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель- Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 нче апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Мәктәбебездә бу көнгә багышлап тәрбия сәгатьләре,рәсем конкурслары уздырыла.
-
II республикакүләм фәнни-гамәли конференция
04.04.2019
Мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Шакирова Ләйсән Илгизәр кызы Казан дәүләт университеты оештырган "Милли мәгълүмат чаралары системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы" дип исемләнгән II Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Педагогик киңәшмә 03.04.2019

Бүген чираттагы педагогик киңәшмә үтте. "Аттестациядәге үзгәрешләр" дигән темага Шакирова Л.И. чыгыш ясады. Сыйныф җитәкчеләре укучыларның өлгерешләре белән таныштырдылар.
-
IV чирек башланды 01.04.2019

Вот и закончились весенние каникулы! Снова наполнились школьные коридоры смехом и гулом наших ребят. Хочется рассказать последние новости, поделиться своими открытиями и весенними приключениями! Поздравляем всех учеников и учителей с последней четвертью! Всем удачи терпения, достойных отметок, возможности проявить себя с хорошей стороны, здоровья и верных товарищей, новых сил и достижений!
-
Язгы каникуллар 25.03.2019

25 нче марттан 30 нчы мартка кадәр укучылар язгы каникулда. Сыйныф җитәкчеләре куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, инструктажлар үткәрделәр.
-
"Туган ягым - яшел бишек"
21.03.2019
- Бүген районыбызның Әйша мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге IX Халыкара уку бәйгесенең "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесе булып узды. Мәктәбебез укучылары да әлеге бәйгедә катнашып, лаеклы урыннар алдылар. Зыятдинова Алия (7 нче сыйныф) һәм Гыйззәтуллина Ясминә (4 нче сыйныф) II урын, Сафина Алинә (8 нче сыйныф) III урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм бәйгегә әзерләгән укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре 18.03.2019
Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау мәктәптә “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде. -
Муниципальный этап Республиканского детского художественного фестиваля народного творчества «Без бергә»
12.03.2019
12 марта 2019 года на базе Нурлатской школы прошел муниципальный этап Республиканского детского художественного фестиваля народного творчества «Без бергә». Для того, чтобы показать свой талант и принять участие в данном фестивале народного творчества, съехались учащиеся из Ачасыркой, Татарско-Танайской, Нурлатской и Кугушевской школы. Нашу школу на данном конкурсе представлял ученица 9го класса Нуруллина Камилла в номинации "Народный вокал". Победители конкурса были приглашены на занольный этап, который состоится 22 марта в г. Зеленодольск.









