МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2019

Бүген Ватанны саклаучылар көне унаеннан әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.
-
"Туган телем - татар теле!" 21.02.2019

Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем - татар теле" темасына стена газеталары конкурсы игълан ителгән иде. Һәр сыйныф үз газетасын тәкъдим итте, нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.
-
"Тел дигән дәрья бар" 21.02.2019

Бүген Туган тел көне уңаеннан авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныфлар өчен "Тел дигән дәрья бар" дип исемләнгән интерактив уен оештырылды.
-
"Үз халкын данга күмгән татарлар" 21.02.2019

Бүген Яшел үзән шәһәренең 3 нче мәктәбендә "Үз халкын данга күмгән татарлар" диеп исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Алинә әлеге чарадан җиңү белән кайтты. Котлыйбыз!
-
"Җәлил укулары" 19.02.2019

"Җәлил укулары" дип аталган муниципаль әдәби бәйгедә катнашып, 2 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Илзирә 3 нче урын, 4 нчы сыйныф укучысы Гизатуллина Ясминә һәм 7 нче сыйныф укучысы Зиятдинова Алия 1 нче урын алды. Укучыларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз!
-
Муса Җәлилнең тууына 113 ел 15.02.2019

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә әдәби кичә үткәрелде. Балаларга язучы турында тулы белешмә бирелде, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил иҗаты фашизмга каршы аяусыз көрәшкә өндәү-чакыруга багышлана. Ул, 1941 елның июнь аенда язган «Соңгы көрәшкә» шигыреннән башлап, 1942 елның 26 июнь көнне, фашистлар кулына әсирлеккә эләккәнгә кадәр, ягъни бер ел эчендә, «Яулык» шигырен дә кертеп, 41 әсәр иҗат итәргә өлгерә. Муса Җәлилнең фашизмга каршы корал һәм каләм көче белән көрәше зур фаҗига белән тәмамлана: Волхов фронтында чолганышта калып сугышканда, шагыйрь берничә тапкыр каты яралана һәм аңын югалткан хәлдә дошман кулына әсирлеккә эләгә, 791 көн буе тоткынлыкта газап чигә. Ләкин ул анда да фашистларга каршы яшерен көрәш оештыра, шунда үзенең атаклы, үлемсез «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрен иҗат итә. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тиңдәшсез героик көрәшләре, аларның какшамас рухы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе 13.02.2019

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узды.
-
Онытылмас көн 11.02.2019

2019 нчы ел 15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30 ел. Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Бу вакыйга уңаеннан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Прием заявлений в 1 класс 30.01.2019
Заявление в электронном виде необходимо подавать на Портале государственных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatar.ru) за 5 дней до прихода в школу с документами во вкладке «ОБРАЗОВАНИЕ» при обязательной регистрации в системе ЕСИА (см. Инструкцию по регистрации в ЕСИА).
Только после подачи заявления в электронном виде, вы приходите с документами в школу!С 1 февраля 2019 года производится набор детей в первый класс.Документы, необходимые для зачисления в школу:1) документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка (оригинал) и ксерокопия 1 страница, прописка2) заявление установленного образца (заполняется в школе);3) свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия, копия с двух сторон)4) свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия).Родители (законные представители) ребёнка, являющегося иностранным гражданином или лицом без гражданства, дополнительно предъявляют заверенные в условном порядке копии документа, подтверждающего родство заявителя (или законность представителя прав обучающегося), и документа, подтверждающего право заявителя на пребывание в Российской Федерации.Иностранные граждане и лица и лица без гражданства, в том числе соотечественники за рубежом, все документы представляют на русском языке или с заверенным в установленном порядке переводом на русский язык. -
Һөнәрләр күп... 28.01.2019

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәсендә үткәрелгән "Һөнәрләр күп, кайсын сайларга?" дигән әдәби-тематик кичәдә катнаштылар. Әлеге чарага авыл җирендә эшләүче төрле һөнәр ияләре чакырылган иде. Алар үзләренең һөнәргә килү юллары белән таныштырдылар, укучыларга киңәшләрен бирделәр.









