МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Олимпиада - математикадан 21.09.2016

- Тарих фәненнән олимпиада 20.09.2016
-
Олимпиадаларга старт бирелде. 19.09.2016

Республикабызда предмет олимпиадалары хәрәкәте бик киң җәелдерелгән. Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау, алар белән эшләү тәҗрибәсе туплау. Бүгеннән, 2016-2017 нче уку елының олимпиадаларына старт бирелде. Уңышлы башлангычлар булсын.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 16.09.2016

Бүген башлангыч сыйныфларга Укучының мәдәни көндәлеген тапшыру тантанасы булды. Башлангыч сыйныф укытучылары укучыларны мәдәни көндәлек, аның әһәмияте һәм эшләү тәртибе белән таныштырды.
-
Татарстан Варислар берлегенең туган көне 15.09.2016

15 нче сентябрь - Татарстан Варислары берлеге оешкан көн. Барлык варисларны бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! 12.09.2016

-
"Терроризмга - юк!" 05.09.2016

Бүген мәктәбебездә терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе мөдире булып китте. Алар укучылар белән әңгәмәләр оештырдылар. буклетлар тараттылар.
-
"Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне" 03.09.2016

3 нче сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Әлеге уңайдан мәктәптә төрле чаралар үтте .Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән “Терроризм – 21 нче гасыр афәте”, “Без – террорга каршы”, “Экстремизмга каршы көрәшик!” темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Һәрбер чара зур әзерлек белән, презентацияләр кулланып, укучыларны кызыксындырырлык итеп үтте.
-
Белем бәйрәме 01.09.2016

Менә янә яңа уку елы башлана. 1 сентябрь безнең өчен ул - зур бәйрәм. Белем бәйрәме. Бу көнне меңләгән бала кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагаларыннан атлый. Дулкынландыргыч мизгелләр. Әгәр бу Белем дөньясына аяк баскансың икән, укырга, белем алырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә кирәк. Белем дөньясына кергәч, анннан буш кул белән чыгу - ямьсез күренеш!
Кадерле укучылар! Сезне Белем йортына баруыгызның беренче көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Мондый бәхет дөньяда бар кешегә дә бирелмәгән! Сез бүген иң бәхетле балалар! Уку сезгә шатлык-бәхет китерсен, мәктәп тәмамлап олы юлга аяк баскан вакытта, сез аларны мең кат арттырырсыз һәм башкаларга да бүләк итә башларсыз. Алынган белемнәрдән сезнең йөзегез тагын да матуррак булып балкысын, дөньяда үзегезнең бәхетле булуыгызны тоегыз!
Хөрмәтле укытучылар! Чын күңелдән Сезне Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Укучыларыгызның алган белемнәрдән алсуланган елмаюлы йөзләре - ул Сезнең хезмәт җимеше. Бу уку елы Сезгә шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен, Сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез!
Хөрмәтле ата-аналар! 1 сентябрь - ул сезнең өчен дә зур бәйрәм! Ниһаять, сезнең балаларыгыз да зур үстеләр, мәктәптә алар шәхес буларак формалаша башларлар, киләчәкнең зур кешеләре булачаклар. Киләчәкнең нинди булуы алардан бәйле булачак! Шуңа күрә дә ата-аналар һәм укытучылар уку елы дәвамында бергә кул тотынышып атлыйк! Балалар зиһенле, акыллы, белемле һәм, әлбәттә, миһербанлы булып үссеннәр!
Бәйрәм белән сезне!
-
Беренче педагогик киңәшмә. 29.08.2016

Бүген беренче педагогик киңәшмә булды. Анда узган уку елына йомгак ясалды, яңа 2016 - 2017 нче уку елына бурычлар куелды.









