МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Иң -иң кадерлеләребез 04.03.2016

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә - якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
-Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
-Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
-Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!
Бүген мәктәптә 8 март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Барлык хатын - кызларны киләсе бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Казан кооператив институты - бездә кунакта 01.03.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Казан кооператив институты доцентлары Р.И.Гайсин һәм М.И.Гыйлемҗанов белән очраштылар. Алар үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, уку үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
Тантаналы линейка 29.02.2016

Безнең мәктәп укучылары һәрдаим төрле конкурсларда, олимпадаларда катнашалар һәм нәтиҗәләре дә сөенерлек. Менә бүгенге линейкада да шундый укучыларны бүләкләү булды.
-
"Математика - царица наук" 27.02.2016

С.Х.Шаяхметова подготовила к участию в международном дистанционном блиц - турнире по математике "Математике - царица наук" проекта "Новый урок" учащихся, ставших победителями (занявших 1 место).
-
"Познание и творчество" 26.02.2016

Ученики нашей школы стали призерами "Осеннего" тура Всероссийского конкурса "Познание и творчество". Ахметшина Альфинур (6) - 1 место, Забихуллина Илюза (6) - 3 место. Хусниева Альбина (7) - 1 место, Ахметшина Альбина (8) - 4 место.
-
Халыкара туган тел көне 24.02.2016

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.
Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21нче февраль билгеләнгән соң?
Эш шунда: 1952 нче елның 21 нче февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
Туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе.Чөнки телебез бетсә, татар дигән милләт тә бетәчәк.Туган телебезне, милләтебезне саклау-безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул.Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”,-дип әйтүе белән Рәсүл Гамзатов мең хаклы.
Туган тел –ул безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк, хөрмәт итик, чит сүзләр белән буямыйк аны. Мәктәптә 21 нче февраль -халыкара туган тел көненә багышланган төрле чаралар узды.
-
9 нчы сыйныф укучыларының ата -аналар җыелышы
19.02.2016
Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып узды. Алар имтмханнардагы яңалыклар белән таныштылар, гаризалар тутырдылар, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Ягез эле, егетләр! 19.02.2016

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне - 1922 нче елның 23 нче февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 нчы елдан 1993 нче елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 нче елдан бирле әлеге көн ял көне санала. Шуңа күрә дә инде әлегә көнгә багышланган чара бүген үтте. Мәктәбебез егетләре ике командага бүленеп зирәклектә, тапкырлыкта һәм спорт буенча көч сынаштылар. "Ватан бөркетләре" командасы 3 балл өстенлек белән беренчелекне яулады. Афәрин! Барлык ир - егетләрне киләсе бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Йолдызлык - 2016 17.02.2016

Бүген Норлат зонасы мәктәпләре өчен "Йолдызлык - 2016" конкурсының сайлап алу туры үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Праздничные дни 16.02.2016










