МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Радуга талантов" 26.04.2016

Безнең укучыларыбыз гына түгел, укытучыларыбыз да төрле конкурсларда актив катнаша. «Радуга талантов-2016» конкурсында катнашып, вокал-соло номинациясендә 2 урын яулаганы Айгөл Рашит кызын җиңүе белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2016

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бүген бездә шигырь бәйрәме үтте. Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.
-
БРТ 25.04.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Норлат мәктәбендә татар теленнән бердәм республика тесты үттеләр. Нәтиҗәләрен көтәсе генә калды. Укучыларга алдагы имтиханнарында уңышлар теләп калабыз.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 23.04.2016

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның иҗатын чагылдырган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Анда укучыларыбызның иң яхшы дип табылган эшләре урын алды.
-
"Тукайга һәм Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышлана..."
22.04.2016
Бүген Урысбага мәктәбендә мәдәният йорты белән берлектә бөек шагыребез Габдулла Тукайның 130 - еллыгына багышланган "Тукайга һәм Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышлана..." диеп исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге чарада безнең башлангыч сыйныф укучылары да үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән катнаштылар.
-
Чәршәмбе өмәләре 20.04.2016

Бүгенге өмәдә мәктәп укучылары һәйкәл янын чистартты.
-
Өмәләр дәвам итә 16.04.2016

Шимбә, чәршәмбе өмәләре дәвам итә. Бүген көне дә нәкъ өмә өчен диярсең. Иртән үк кояш кыздыра башлады, шуңа күрә эшләве дә күңелле булды.
-
Безнекеләр - беренче! 15.04.2016

Бүген мәктәбебезнең 7-9 нчы сыйныф егетләре Норлат мәктәбендә уздырылган волейбол ярышында катнаштылар һәм норлатлыларны 3:0 исәбе белән җиңеп кайттылар. Афәрин, егетләр!
-
Яз - чистарыныр чак 13.04.2016

Яз тулысы белән үз көченә керде, кар эреп бетте диярлек.Кыш буе кар астында яшеренгән пычраклык тирә - юньгә калыкты. Шуннан арыну өчен чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә өмәләр уза. Менә бүген дә укучылар мәктәп тирәсен чистартуда актив катнаштылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2016
1961 нче елның 12нче апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте.Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Быел бу истәлекле датага 55 ел. Шул уңайдан бүген сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр үтте.









