МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | schkugush@yandex.ru Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Язгы каникуллар 02.04.2016

4 нче апрельдән 11 нче апрельгә кадәр укучыларыбыз язгы каникулга китә.12 нче апрель укулар башлана. Күңелле һәм файдалы яллар сезгә!
-
Канатлы дусларыбызны каршыларга без әзер 01.04.2016

Укучыларыбыз бик тырышып канатлы дусларыбызны каршы алырга җыеналар. Кош оялары, җимлекләр әзер.
-
"Тукай замандашлары" 29.03.2016

Бүген Норлат урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 - еллыгына багышланган "Тукай замандашлары" дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры үтте. Безнең мәктәп укучылары да әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. I сыйныф укучысы Гыйзатуллина Ясминә III урын алып грамота белән, VI сыйныф укучысы Нуруллина Камилә һәм IX сыйныф укучысы Хәялиев Алмаз III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясе 24.03.2016

24 нче мартта Казан шәһәренең Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендәТуфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясе үтте. 6 нчы сыйныф укчысы Әхмәтшина Альфинур "Үзем сайлаган язмыш" номинациясендә "Фәнис Яруллин әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар" темасына чыгыш ясап III урын алып кайтты. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән сынап карау тесты 22.03.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынап карау тесты үттеләр.
-
Тантаналы линейка 21.03.2016

Бүгенге дүшәмбе көн линейкасы тантаналы төстә үтте. Төрле чараларда актив катнашкан укучылар мактау кәгазьләре, грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
"Тукай замандашлары" 18.03.2016

Бүген Әйша мәктәбендә бөек шагыйребезнең 130 - еллыгына багышланган "Тукай замандашлары" дип исемләнгән VI Бөтенроссия шигырь уку бәйгесенең муниципаль туры булды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. 6 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Альфинур һәм 9 нчы сыйныф укучысы Нигъмәдҗанов Айдар уңышлы чыгыш ясадылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
I төбәкара фәнни - эзләнү конференциясе 15.03.2016

Бүген безнең мәктәп укучылары "Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 3 нче номерлы гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә үткән "Күренекле татарлар" диеп исемләнгән I төбәкара фәнни - эзләнү конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Иҗади эш" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Йосыпова Диана 1 урын алып грамота һәм шагыйрә Йолдыз Шарапованың китабы белән бүләкләнде. "Мәдәният өлкәсендәге күренекле татарлар" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Альбина диплом белән бүләкләнде. Афәрин! Котлыйбыз аларны.
-
Танайда кунакта 11.03.2016

Бүген Татар Танае мәдәният йортында Афзал Шамовның 115- еллыгына багышланган юбилей кичәсе үтте. Безнең мәктәп укучылары да укытучылары белән берлектә бәйрәмдә катнаштылар. Кичәгә бик күп кунаклар килгән иде. Соңыннан Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбендәге Афзал Шамов музеена экскурция оештырылды.
-
Ата - аналар җыелышы 04.03.2016

Бүген чираттагы ата -аналар җыелышы булды. Һәр сыйныф җитәкчесе укучыларның укуда өлгерешләре белән таныштырды. "Бала - гаиләнең көзгесе" дигән темага доклад укылды.









