Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Очрашу 25.05.2016

24 май көнне "Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә Татарстанда чыгып килүче газета һәм журналларның мөхәррирләре баш белән очрашу булды. Алар үзләренең басмалары турында кызыклы бик күп информация җиткерделәр. Очрашуда мәктәп директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче катнашты.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 21.05.2016

Бөтенроссия тикшерү эшләре тәмамланды. Әтәс мәктәбенең 4 класс укучылары биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар. Укучыларның һәм укытучы З.М. Гарданованың тырыш хезмәт нәтиҗәсе күренде.
-
БРТ нәтиҗәләре 21.05.2016

Татар теленнән БРТ нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәпнең 9 класс укучылары әлеге сынауны уңышлы уздылар. Афәрин!
-
Туристлар җыены 20.05.2016

17-19 май көннәрендә Байсар урманында укучыларның җәйге туристик слеты үткәрелде. Традиция буенча оештырылган бу слет 62 тапкыр уза. Безнең мәктәптән Хәбибуллина Алинә, Гыйздатуллина Луиза, Сарварова Рәмилә, Батталов Альфред, Фатыйхов Илфар, Камалетдинов Айназ команда составын тәшкил итте. Урманда ориентлашу буенча Хәбибуллина Алинә 3нче урынны яулады. ККМ ярышында команда 4нче урында булса, гомуми нәтиҗәләр буенча Әтәс мәктәбе командасы 3нче урынга лаек булды. Укытучы Хәбибуллин Айдар Дамир улы.
-
Район башлыгы белән очрашу 20.05.2016

19 нчы май көнне Актаныш мәдәният йортында 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаев катнашында Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Бу чарада безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучылары һәм әти-әниләре дә катнашты.
-
Безнең команда- икенче! 13.05.2016

13 май көнне Советлар Союзы Герое Х.Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында укучыларның Җәйге спартакиадасы оештырылды. Безнең мәктәп укучылары да үз осталыкларын күрсәттеләр: Камалетдинов Айназ озынлыкка сикерүдә - 2, биеклеккә сикерүдә - 1, Хабибуллина Алинә 400 м га йөгерүдә - 1, Хабибуллина Адилә 800 м га йөгерүдә -4, Батталов Альфред - 400 м га йөгерүдә - 4, Гараева Резеда биеклеккә сикерүдә 5 нче урынга ия булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча команда мактаулы 2 нче урынны яулады. Афәрин, укучылар! Әзерләүче укытучы- Хабибуллин Айдар Дамир улы.
-
Гамил Афзал укулары 13.05.2016

13 май көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының V Республикакүләм Гамил Афзал укулары оештырылды. Безнең мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабибуллина С.Г. катнашты. Ул "Г.Афзал иҗаты һәм бүгенге әдәбият" секциясендә чыгыш ясап, 3 урынны яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре 12.05.2016

Бүген 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. 11 май көнне алар әлеге фән буенча диктант язганнар иде. Алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылау 07.05.2016

7 нче май көнне Әтәс мәктәбендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Һәйкәл янына тыл ветераннары , сугыш чоры балалары, авыл халкы, укучылар, детсад балалары җыелды. Митингта районнан килгән вәкил -Кустова Р.З. катнашты. Укучыларның чыгышы тыңланды.
-
Профессиональ билгеләнү буенча тест 06.05.2016

6 нчы май көнне ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы приказы нигезендә 9 класс укучылары профессиональ билгеләнү буенча тест эшләделәр.











