Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Туган тел " атналыгы 18.04.2016

18 апрельдән 26 апрельгә кадәр мәктәптә ""Туган тел" атналыгы игълан ителде. Атналык линейкада чаралар планы белән таныштырылды.
-
Өмәдә
16.04.2016
16 апрель көнне мәктәп укучылары өмәгә чыктылар. Мәктәп яны участогында, бакчада чистатру, җыештыру эше алып барылды.
-
"Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы 13.04.2016

13 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә мәктәп укучылары арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы узды. Укытучы Галиева Л.И. җитәкчелегендә 6 нчы класс укучылары коллективы эшләгән макет конкурста катнашты һәм сетификатка ия булды.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 13.04.2016

12 апрель көнне Казан шәһәрендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелде. Йомгаклау кичәсендә безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә "Яшь прозаик" номинациясендә 2 урынга лаек булды һәм Диплом, бәйге символы белән бүләкләнде. Эше "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахында басылды. Укытучысы- С.Г. Хәбибуллина. Котлыйбыз!
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" ирекле акциясе 13.04.2016

Ел саен апрель аенда республикабызда “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” дип исемләнгән ирекле акциясе үткәрелә. Быел ул 18 апрельдән 25 апрельгә кадәр дәвам итә. Акция планында каралган игелекле чаралар белән укучылар таныштырылды.
-
Каен бөресе җыю 12.04.2016

Район күләмендә мәктәпләр арасында дару үләннәрен җыю буенча конкурс игълан ителде. Укучылар әти-әниләр һәм класс җитәкчеләре белән берлектә каен бөресе җыя башладылар. Әлеге чарада 2-9 класс укучылары бик актив катнаша.
-
"Ю.Гагарин белән 108 минут!" 12.04.2016

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул уңайдан буген, 12 апрель көнне, мәктәптә "Ю.Гагарин белән 108 минут” исемле класс сәгатьләре уздырылды . Чараны һәр класс җитәкчесе әзерләде һәм үткәрде. Укучылар Юрий Гагаринның балачагы, үсмер чоры һәм космонавт булып галәмгә очу чорлары белән таныштылар һәм аның тере сөйләмен тыңладылар.
-
Татар теленнән сынап карау тесты 08.04.2016

Республика күләмендә 25 апрельдә 9 класс укучылары татар теленнән БРТ тапшырачак. Бүген безнең мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.
-
Презентацияләр конкурсы 07.04.2016

2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе, китап укучылар арасында “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Галиева Алинә катнашты һәм 2 урынга лаек булды.
-
Сыерчык ояларына конкурс 05.04.2016

Һәр елдагыча укучылар язны куанып каршы алалар. Яз хәбәрчеләре өчен алар сыерчык оялары ясадылар.











