Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен.."
04.04.2016
Түбән Кама шәһәрендә Г. Тукайның 130 еллыгына һәм Түбән Кама шәһәренә 50 ел тулу уңаеннан уздырылган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен-шушы булыр иң зур бүләгең" бәйгесендә 3 нче класс укучысы Хисамов Булат катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
"Зирәк остаз" республика конкурсы 30.03.2016

"Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Зирәк остаз" республика конкурсында җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Хәбибуллина С.Г. "Әдәби иҗат һәм журналистика" номинациясендә "Язучыга хат" эше белән катнашып, грамота белән бүләкләнде.
-
Хакимият башлыгы призына көрәш ярышы 30.03.2016

30 нчы март көнне Актаныш районы хакимият башлыгы призына татар -башкорт көрәше оештырыла. Безнең мәктәптән Насыйров Алмаз, Дәүләтов Айнур, Җәмилов Нурзил, Дәүләтов Айзат үз үлчәү категорияләрендә катнашалар. Укытучылары: Хәбибуллин А.Д.
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 30.03.2016

Укучылар арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булып үтте. Безнең мәктзптән 8 нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә үзе иҗат иткән әсәре белән "Яшь прозаик" номинациясендә катнашты. Беренче турга йомгак ясаганнан соң, 24 нче март көнне Алинә Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясендә жюри каршында чыгыш ясады. Җитәкчесе: Хәбибуллина С.Г.
-
Бөтенрәсәй "Зирәк бала" конкурсы 30.03.2016

"Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган Бөтенрәсәй "Зирәк бала" конкурсында 8 класс укучысы Хәбибуллина Алинә "Әдәби иҗат һәм журналистика" номинациясендә "Хыялда очрашу" эше белән катнашып грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Хәбибуллина С.Г.
-
Рус теленнән ОГЭ 29.03.2016

29 нчы март көнне 9 нчы класс укучылары Мәгариф бүлеге приказы нигезендә рус теле фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Фаттахова Т.М.
-
Математикадан ОГЭ 28.03.2016

28 нче март көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә 9 нчы класс укучылары математика фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Фатыйхова Д.Ә.
-
Педагогик киңәшмә 24.03.2016

24 нче март көнне, 3 чирек нәтиҗәләре буенча мәктәптә педагогик киңәшмә үткәрелде. Класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды.
-
Имтиханга әзерлек 21.03.2016

Каникул вакытында 21-26 март көннәрендә 9 класс укучылары өчен имтиханга әзерлек буенча укулар оештырыла. Консультацияләр көн дәвамында үткәрелә.
-
“Тукай замандашлары” шигырь укучылар бәйгесе 21.03.2016

16 март көнне 1 нче Актаныш урта мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай замандашлары” исеме астында шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Алар Габдулла Тукай һәм аның замандашлары язган, аңа багышлап үзләре иҗат иткән әсәрләре белән чыгыш ясадылар. Безнең мәктәптән конкурста 5 нче сыйныф укучысы Насыйров Алмаз,, 8 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Алинә катнашты. 5-8 класслар арасында Г. Тукайның "Пар ат" шигырен сөйләп, Насыйров Алмаз 3 урынны алды.











