Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
3 чирек тәмамланды 20.03.2016

Бүген 3 чирек нәтиҗәләре буенча класс җыелышлары үткәрелде. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып имзалар алынды.
-
Имтихан тапшырып карау 18.03.2016

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары 17 март көнне җәмгыять белеменнән имтихан тапшырып кайттылар.
-
Контроль эшләр 16.03.2016

Фәннәр буенча һәр класста Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән контроль эшләр үткәрелә.
-
"Математик регата" 15.03.2016

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 15 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды. Регатада район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәптән дә составында 3 укучы булган команда катнашты - Хабибуллина Алинә, Камалетдинов Айназ, Гыйлметдинов Айзат. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар 3 урынга ия булдылар. Укытучылары- Галиева Г.В. Котлыйбыз!
-
Диктант язу буенча район конкурсы 14.03.2016

14 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында 5-6 класслар арасында рус теленнән диктант язу буенча "Кто грамоте горазд, тому не пропасть"район конкурсы булып узды. Безнең мәктәптәпн Насыйров Алмаз ( 5 класс), Хисамова Миләүшә (6 класс) катнашты. Хисамова Миләүшә призер булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Безнең команда - беренче! 12.03.2016

11 нче март көнне кышкы сезонны ябу буенча район күләмендә укучылар арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Безнең мәктәпнең 5 укучы составындагы командасы бу юлы да сынатмады, һәркем тырышлыгын, җиңүгә бөтен көчен куйды. Хәбибуллина Алинә - 1, Фатыйхов Илфар - 1, Гыйззәтуллина Луиза - 3, Нуртдинов Нияз - 6, Камалетдинов Айназ 8 урынны яуладылар. Гомуми нәтиҗә исә бик куанычлы - 1 урынны яуладылар. Афәрин, егетләребез һәм кызларыбыз булдыралар! Зурдан -зур уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
«Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе 12.03.2016

«Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсы үткәрелде. Конкурска төрле жанрда һәм төрле техника белән ясалган эшләр кабул ителде. Безнең мәктәптән дә укучылар теләп катнаштылар. "Иң шәп топиарий" номинациясендә 7 класс укучысы Гараева Ләйлә һәм Афзалова Назлыгөл үзләренең кул эшләре белән 1 урынга лаек булдылар. Җитәкче - Шакирова Әлфирә Индус кызы.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" 06.03.2016

Бүген, ягъни 6 март көнне, мәктәбебез командасы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенында үз көчен сынады.
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе
05.03.2016
Бүген мәктәптә 6-9 нчы класс кызлары арасында "Ягез әле, кызлар" кичәсе үтте. Кызлар "Ромашка" һәм "Дуслык" командаларына бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.
-
Башлангыч классларда бәйрәм
04.03.2016
3 нче март көнне башлангыч классларның әти-әниләре белән берлектә гаилә бәйрәме үтте. Укучылар бәйрәм белән котлап, җыр, биюләр, үзләрене кул эшләрен бүләк иттеләр.











