Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Паспорт тапшыру тантанасында 03.03.2016

3 нче март көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә районыбызның 14 яше тулган егетләргә, кызларга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды.Тантанада безнең мәктәпнең 8 енче класс укучысы Хисамова Энҗе катнашты.
-
Кышкы сезонны ябу 02.03.2016

Бүген мәктәп күләмендә 2-9 класслар арасында кышкы сезонны ябу буенча чаңгы ярышы уздырылды.
-
"Салют, Победа!" 01.03.2016

1 мартта район күләмендә үткәрелгән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Салют, Победа!" ярышында 9 класс укучылары катнашып районда уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре-Хәбибуллин Айдар Дамир улы.
-
"Парламент дәресе-2015" 25.02.2016

"Парламент дәресе-2015" конкурсында катнашып , тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы методик эшкәртмәләр номинациясендә 1 нче урынга, " Гражданин, җәмгыять, дәүләт" темасына иншалар конкурсында 8 нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә җиңүче булды. Аларның эшләре республика этабына җибәрелде. Уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, якыннарыгызның җылысын тоеп, кадер - хөрмәттә, бәхетле гомер итегез. Күгебез тыныч, ил-көнебез имин булсын! Дөньялар тыныч булсын, күз яше түгелмәсен, ир-егетләрнең каны коелмасын, тынычлыкта атсын таңнар!
-
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2016

Бүген мәктәп күләмендә "Ягез әле, егетләр" кичәсе үткәрелде. 7-9 классларда укучы егетләр "Гром" һәм "Ракета" төркемнәренә бүленеп, үзләренең җитезлекләрен, көчлелекләрен, авыр хәлләрдә югалып калмый торган икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган "Ракета командасы җиңүгә иреште. Бәйрәмне уздыручы физкультура һәм ТИН укытучысы Хабибуллин Айдар Дамир улы.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2016

22 февраль көнне мәктәптә "Туган телем-мавыктыргыч тел" исеме астында интеллектуаль уен-бәйге узды.Укучылар туган тел көнен билгеләп үтүнең тарихы белән таныштырдылар, шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар. Укучылар "Туган тел" һәм "Тукай оныклары " командаларына бүленеп көч сынаштылар. Оештыручы Галиева Л.И.
-
Тарих һәм җәмгыять укытучыларының семинары 20.02.2016
19 февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 6 класста тарихтан ачык дәрес (И.Ф.Газетдинов) һәм М.Җәлилнең туган көненә багышланган эчтәлекле әдәби-музыкаль чара күрсәтелде. Соңыннан мәгълүмати-методик үзәк планы нигезендә сөйләшү булды. Семинарда безнең мәктәпнең тарих, җәмгыять укытучысы Хәбибуллина С.Г. катнашты.
-
Әлифба бәйрәме 19.02.2016

19 нчы февраль көнне мәктәптә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның ата-аналары чакырылган иде. Укучылар үзләренең белемнәрен, җыр - биюгә сәләтләрен күрсәттеләр. Класс җитәкчесе Мирзаянова Р.М., ата-аналар беренче класс укучыларын бәйрәм белән котладылар. Һәр укучыга "Беренче билге" бәйрәме дипломы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Биатлон 19.02.2016

Февраль ае һәр елны хәрби-патриотик айлык дип үткәрелә. Бәйрәмнәре, ярышлары белән сыный бу ай егетләрне. Шундый бәйгеләрнең чираттагысы - биатлон - бүген Актанышта үтте. Башта мәктәп күләмендә үткәрелгән бу ярышта үзләрен иң төз атучы, шул ук вакытта иң җитез чаңгычылар итеп Фатыйхов Илфар һәм Нуртдинов Нияз күрсәтте. Бүген дә алар һич тә сынатмадылар: район күләмендә 1 урынга ия булдылар!











