Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Без әвәлибез / Мы лепим 14.06.2019

Кече яшьтәге балаларда кулның вак моторикасын үстерү бик мөһим. Балаларның сөйләменең дөрес үсеше бармак хәрәкәтләре белән тыгыз бәйле. Баш миенең сөйләм һәм хәрәкәт зоналары якын урнашканга күрә баш миенең зур ярым шарының хәрәкәт итү өлкәсендә барлыкка килгән ялкынсыну сөйләм зонасының үзәгенә тапшырылып артикуляияне стимуллаштыра.алаларда хәтердә калдыру сәләте аеруча көчле. Баланың кечкенә вакытта күргән әйберләре гомер буена саклана. Аеруча сәнгать әсәрләре балаларга зур информация бирә. Әвәләү шөгылендә балалар, алган белемнәр нигезендә, балчыктан гади сыннар тудыралар. Бу бик зур иҗади процесс. Балаларның күзәтүчәнлеген арттыру, эстетик тәрбия бирү, предметның формасын, охшашлыгын аермасын, пространствода урнашуын билгеләү, характерлы үзенчәлекләрен табу, уйлау сәләтен һәм мөстәкыльлекне үстерү. Балалар әвәләү процессында тиешле материалны һәм алымнарны дөрес кулланырга өйрәнәләр.
Очень важно развивать мелкую моторику рук у детей младшего возраста. Правильное развитие речи детей тесно связано с движением пальца. Благодаря тому, что речевые и двигательные зоны головного мозга расположены близко, большой полушарие головного мозга передается в центр зоны речи, образованной в области движения, стимулирует артикуляцию.То, что ребенок видел в детстве, сохраняется на всю жизнь. Особенно много информации дают произведения искусства.На основании полученных знаний дети, занимающиеся лепкой, создают из глины простые фигуры. Это огромный творческий процесс. Повышение наблюдательности, эстетического воспитания детей, определение формы и сходства предмета, его расположения в пространстве, выявление характерных особенностей, развитие мыслительных способностей и самостоятельности. Дети учатся правильно применять в процессе лепки соответствующие материалы и методы.
-
Янгын сүндерүчеләрдә кунакта / В гостях у пожарных 13.06.2019

Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. Бүген безне өлкән янгын сүндерүче-коткаручы Закиров Ильназ Делшатович озата йөреп, эш тәртибе белән таныштырды. Аның әйтүенчә, бер каравылда, гадәттә, 15-18 кеше була: диспетчер, каравыл җитәкчесе, аның ярдәмчесе, командир һәм янгын сүндерүчеләр. Янгын сүндерүчеләрнең эш сменасы киенү-чишенү бүлмәсеннән башлана. Алар формаларын алыштырып, эшкә әзерләнеп чыгып китәләр. Шуннан соңгы эшләр гаражда башкарыла. Биредә һәр кеше үз балоннарының, битлекләренең төзеклеген тикшерә, шулай ук машинаны да карыйлар, янгынга чыга торган киемнәрен (боевкаларын) әзерләп куялар. Махсус сигнал алынгач, егетләргә инструктаж үткәрелә, яңалыклар җиткерелә. Экскурссиядән кайтканда бар малайлар да үскәчтән соң янгын сүндерүчеләр булачаклары турында фикер алышып кайтты.
Профессия пожарного-одна из самых сложных и ответственных профессий. Они рискуют своей жизнью, попадают под огонь, спасают людей, борются за сохранность своего имущества. Сегодня нас сопровождал старший пожарный-спасатель Закиров Ильназ Дельшатович ознакомил с порядком работы. По его словам, на одной из караулов обычно бывает 15-18 человек: диспетчер, начальник караула, его помощник, командир и пожарные. Рабочая смена пожарных начинается с раздевалки. Они одевают форму, готовятся к работе. Последующая работа проводится в гараже. Здесь каждый человек проверяет исправность своих баллонов, масок, а также ухаживает за машиной, заготавливает пожарную одежду (боевки). По возвращении с экскурсии все мальчишки обменялись мнениями о том, что когда вырастут будут пожарниками. -
Яфрак ясадык/ Нарисовали листья 11.06.2019

Без төрле уеннар уйныйбыз, экскурсияләргә барып яңа белемнәр алып кайтабыз, җырлыйбыз, физкультура белән шөгыльләнәбез, китаплар карыйбыз һәм башкалар...... бер тик тормыйбыз ... Ә бүген яфракларны яңа алымнар кулланып рәсемләргә өйрәндек.
Мы играем в разные игры, ходим в походы , узнаём много нового, поем песни, занимаемся физкультурой, смотрим книги и многое другое...... не стоим на одном месте ... А сегодня научились рисовать листья новыми способами.
-
Төрле, төрле уеннар/ Наши игры 10.06.2019

Безнең балалар бакчасында балаларның иң яратып уйнала торган уеннары - татар халык уеннары. Халкыбызның гореф - гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүреш чагылышы тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек,тапкырлык, ярдәмләшү,шулай ук кешелеклелек,шәфкатьлелек,сабырлык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
В нашем детском саду любимые игры детей-татарские народные игры. Эти игры, которые нашли отражение в традициях, обычаях,быте нашего народа, воспитывают в детях ловкость,находчивость,отзывчивость,а также человечность, милосердие, терпение и другие замечательные качества
-
Аэродром 07.06.2019

Малайларның күбесе үскәч очучы булам дип хыяллана. Тик бу һөнәрне сайлаучылар гына сирәк. Әй, самолет! Ал әле мине дә үзең белән!» Күктә самолет күрсәк, куллар изи-изи шулай кычкыра башлыйлар балалар. Күктәгеләр дә безне күрә һәм һичшиксез сәлам юллыйдыр кебек тоела . Биектә-биектә ялтыраган шул самолетны күздән югалганчы озатып калабыз. Ә бүген без аэродромда булдык. Самолётлар ясап, очыртып уйнадык. Безгә бик күңелле булды.
Многие мальчишки мечтают, что когда вырастут станут летчиками. Но редко кто выбирает эту профессию. О, самолет! Возьми же меня с собой!» Если мы видим самолет в небе,то громко кричим и машем руки. Кажется, что небосводы видят нас и обязательно передадут привет . Мы провожаем самолет. А сегодня мы побывали на аэродроме.
-
Якташыбыз Лиана Ганеева белән танышу/ Знакомство с Лианой Ганеевой 06.06.2019

XXVIII Бөтендөнья кышкы Универсиада чемпионкасы, якташыбыз Лиана Ганиева белән таныштык. Видеолардан аның уенын күзәттек. Хоккейчылар буласы килде: бездә кәшәкә тотып туп тәгәрәттек.
Сегодня мы познакомились чемпионкой XXVIII Всемирной зимней Универсиады, нашей землячкой Лианой Ганиевой . Из видео мы посмотрели её игру. И поиграли в хоккей с мячом.
-
Тыңлаусыз аю баласы /Непослушный медвежонок 05.06.2019

Балаларга янгын хәвефсезлеге турында кечкенә чактан ук төшендерү бик мөһим. Моңа ата-аналар һәм балалар бакчаларында тәрбиячеләр тарафыннан да зур игътибар бирелә. Болар турында, әлбәттә, һәр ата-ана баласына сөйләп, аңлатып тора.Балалар бакчасындада бу темага зур әһәмият бирелә. Без нәниләргә аларга таныш телдә, уен формасында бу хакыйкатьләрне төшендерергә тырышабыз. Янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр оештырабыз, төрле әкиятләр, хикәяләр укыйбыз. Үзләре катнашлыгында кечкенә спектакльләр , сәхнәләштерелгән күренешләр балалар күңеленә бигрәктә нык тәэсир итә. Алардан соң күренешне тикшерәбез, хәвефсезлеккә бәйле ситуацияләрне анализлыйбыз..
Шул максаттан чыгып бүген безнең бакчага Чаллы шәһәреннән “Непослушный медвежонок” дип аталган спектакль килде, аны балалар бик яратып карадылар. Монда шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын, бигрәк тә янгын чыга калса нишләргә кирәклеге турында бик ачык аңлатылды.Очень важно с малых лет прививать детям чувство пожарной безопасности. Большое внимание этому уделяется и со стороны родителей и воспитателей детских садов. Об этом, конечно же, рассказывают и объясняют каждому родителю.В детском саду на эту тему отводится большое значение. Мы стараемся донести до детей эти истины на знакомом языке, в игровой форме. Организуем беседы, посвященные пожарной безопасности, читаем сказки, рассказы. Маленькие спектакли с их участием, инсценировки особенно впечатляют детей. После них мы анализируем ситуации, связанные с безопасностью..
Сегодня мы просмотрели театр "Непослушный медвежонок". Здесь очень четко объяснялось, чем грозит игра со спичками, что делать, особенно в случае пожара -
Исәнме җәй/ Здравствуй лето!! 03.06.2019

Алдым буяу, пумала,
Җыендым җәй ясарга.
Утырам уйлап, һич тә белмим,
Нәрсәдән соң башларга?Ишетәм шулчак җәй тавышын:
“Син, дустым, башың ватма.
Иң элек алсу төс белән
Ал таң атуын яса.Ә астарак, күрәсең ич,
Зәңгәр чишмә челтери.
Зәңгәр күктә ак болытлар
Җиремә бәхет тели.Әйе, бүген җәйнең беренче көннәре. Без җәйне шундый сагындык. Җылы, кояшлы көннәрне зарыгып көттек. Кояшка, җәйгә багышланган шигырь, җырларны башкардык, кошлар тавышын тыңладык. Кояшыбызны акбур белән рәсемләргә өйрәндек.
Купила краску, кисточку,Собирался сделать лето.Сижу и не знаю, думаю,С чего начать?Слышу голос лета:Мой друг, не ломай голову.Прежде всего, розовым цветомНарисуй рассветА внизу,Голубую речку.Белые облака в голубом небеЖелают счастья на землеДа, сегодня первые летние дни. Мы так скучали по лету. С нетерпением ждали теплые, солнечные дни. Пели песни, рассказывали стихи посвященные солнцу, лету, слушали звуки птиц. Мы научились рисовать мелом солнце. -
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез!/Изучаем правила дорожного движения! 29.05.2019

29 май көнне балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча акция узды. Без "Ромашка" балалар бакчасыннан зурлар һэм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шул чарада катнаштык. Чара башында балалар кагыйдәләрне ныгыттылар. Юл билгеләре, жәяуле юлы, урам чаты тошенчәләрен практикада кулландылар. Мондый чаралар балаларны юлда үз-үзләрен дөрес тотарга, югалып калмаса өйрәтә.
-
Кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү /Физическое воспитание детей младшего возраста 24.05.2019

Балаларда хәрәкәт активлыгын үстерүнең иң актив юлы – яшь үзенчәлекләрен искә алган дөрес физик тәрбия. Дәүләт стандартларында балага белем һәм тәрбия бирүдә анын сәламәтлегенә бәйле рәвештә индивидуаль ихтыяҗлары исәпкә алына. Монда әлбәттә физик тәрбиядә мөһим роль уйный. Балалар бакчасында физик тәрбия бирүнең формалары булып иртәнге гимнастика, физик үсеш белем бирү эшчәнлеге, чыныктыру чаралары, прогулка, сәламәтләндерү гимнастикасы, спорт уеннары тора.










