Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Язгы өмә/ Весений субботник. 09.04.2019

Яз башлануга балалар бакчасында җыештыру эшләре башланды. Һәркем балалалар бакчасы тирәсенең чиста булуын тели. Шуңа күрә, өмә - чисталыкның бер өлеше булып тора. Бүген уртанчылар төркеме балалары белән мәйданчыгыбыздагы карны тараттык. Балалар бик актив булдылар.
-
Әкияттә кунакта/В гостях у сказки 08.04.2019

II кечкенәләр төркеме балалары зур әзерлек белән I кечкенәләр төркеме балаларына “Кем нәрсә ярата” әкиятен күрсәттеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар җәнлекләр турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Әкияттә җәнлек- балалар кечкенәләргә җыр- бию, уеннар аша үзара дус, тату яшәргә кирәклегенә төшендерделәр. Артистларның матур сөйләмнәре, көлүләре киемнәре дә бик ошады безгә. Кечкенәләр әкият- тамашаны бик кызыксынып карадылар.
-
Сыерчык оялары.\Своречники скворцов. 04.04.2019

Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.
Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыендык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак. Балаларыбыз ата- аналар белән берлектә кош оялары ясап алып килделәр.Канатлы дусларыбызны яклыйк, саклыйк. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!Кош оялары янында кычкырмыйк, шауламыйк.Кош оясын туздырмыйк-Кошларны куркытмыйк, рәнҗетмик.Өлгердем,өлгердем ояны куярга
.Кунды ич бер кошчык мин куйган ояга.
-
Экология почмагы / Экологический уголок 01.04.2019

Табигатьнең матурлыгы, аның чисталыгы һәркемгә дә кирәк. Без бакчабыз белән “Экологияне сакларга!” дигән темага бакчабызда ачык шөгыльләр уздырдык, балалар белән театрлар сәхнәләштердек, рәсемнәр ясадык, экология почмакларын тулыландырдык. Мәктәпкәчә яшьтән үк табигатьне саклау безнең бурычыбыз!
-
"Хуш киләсез кошкайлар!"/"Добро пожаловать,птички!" 29.03.2019

Безнең канатлы дусларыбыз- кошлар- яз хәбәрчеләре. Дөрес, без кыш көннәрендә дә кошларны күрә алабыз. Әмма яз җитү белән безгә җылы яклардан күчмә кошлар кайта. Алар безне үзләренең җырлары белән куандыралар, кәефләребезне күтәрәләр һәм яз килүе турында хәбәр итәләр. Менә без дә, уртанчылар төркеме балалары белән "Хуш киләсез, кошкайлар" бәйрәм иртәсе үткәрдек. Балалар төрле кошлар булып шигырьләр сөйләделәр, төрле матур җырлар җырладылар.
-
Безнең төркем./ Наша группа. 28.03.2019

Төркемебез бик матур, җылы, якты. Балаларга ул бик ошый. Нәниләр өчен яхшы шартлар тудырылган: уен, рәсем сәнгате, табигать почмаклары... Барысында да санап бетерерлек түгел. Балалар уйнап кына калмыйлар, зурларгада бик теләп ярдәм итәләр: кизү торалар. уенчыкларын тәртипкә салалар. Шулай итеп уенның төрле эшчәнлекләре аша хезмәт күнекмәләре дә алалар. Балалар бакчасында алган бу тәрбия чаралары сабыйларыбызга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга, илебезгә кирәкле кешеләр булырга ярдәм итер дип ышанабыз.
-
Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме!"/ Праздник "Науруз" 21.03.2019

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!
Безнең балалар бакчасында да саф һавада"Нәүрүз" бәйрәме бик күңелле узды. Балаларның матур шигырьләре, җыр-биюләр, уеннар бер-берсе белән үрелеп барды. Бәйрәмне котлап Убырлы да килеп җиткән, убырлының җәзаларына бирешмәдек, балалар өчен кызыклы уеннары бик күңелле булды..Нәүрүз кызы белән Кыш бабай да үзләренең көчләрен сынадылар!
-
Тыюлыкка сәяхәт/ Экскурсия в заповедник 19.03.2019

Юл йөрү кагыйдәләрен саклауны, белүне ныгыту максатыннан балалар белән бүген тыюлыкка сәяхәт иттек. Уен өчен кирәкле атрибутларны балалар LEGO WEDO материалларыннан ясадылар : утырып бару өчен кечкенә машинаның тәгәрмәчләре резинакалар ярдәмендә әйләнә, кран ауган агачларны күтәреп алып куя алды, поездны шлагбаум янында узганын көтеп торып , юлыбызны дәвам иттек, карусельләрдә әйләндек, таксида бардык. Тыюлыкка төлкене, аюны, пошины, бүрене кертеп җибәрдек.
-
Республика күләмендә узган педагогиг уку/ Республиканское педогогическое чтение 12.03.2019

Бүген Казан шәһәрендә “Развитие фамилистического мышления и поведение дошкольников в процессе реализации программы “Семьеведение” темасы астында Республика күләмендә педагогик уку булып узды. Проектның җитәкчесе, профессор Карцева Лидия Валерьевна әлеге проектның эчтәлеге,максаты, бурычлары һәм аны тормышка ашыру юлларын аңлатты. Шулай ук төрле райондагы коллегаларыбыз әлеге программаны балалар бакчаларында тормышка ашыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Безнең тәрбиячебезгә дә Республика күләм укуда катнашкан өчен сертификат тапшырылды.
-
Әнием кояшым минем!/ Мамочка солнышко моё! 06.03.2019

Безнең уртанчылар төркемендә халыкара-хатын кызларга багышланган 8 Март бәйрәме узды. Гадәттәгечә бу бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырылды.Балалар аларга җырлар һәм биюләр әзерләгәннәр иде. Шулай ук матур шигырьләр һәм җылы сүзләр белән котлап үттеләр.










