Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Суган утырттык./ Посадили лук. 18.02.2019

Безнең балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклап калу һәм ныгыту өчен бик күп эшләр алып барыла. Үзебезнең төркем балалары белән без тәрәзә төбендә суган үстереп, әле яз кояшы караганчы ук яшеллеккә сокланып, витамин белән организмны ныгытырга уйладык.
-
Муса Җәлил - Герой шагыйрь / Муса Джалиль- поэт герой 15.02.2019

Муса Җәлилгә 113 ел тулу уңаеннан бакчабызда " Муса Җәлил - герой шагыйрь" дигән бәйрәм иртәсе уздырылды. Бәйрәм иртәсендә 1 нче кечкенәләрдән алып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләре ятлаган шигырьләре белән актив катнаштылар. Бәйрәм иртәсе биография сөйләү белән генә түгел, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Балалар һәм тәрбиячеләр башкаруында Салют сиңа, Муса Җәлил җыры белән бәйрәмебез тәмамланды. Балаларда Җәлил иҗатына кызыксыну уяту һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган бәйрәм иртәсе нәниләр күңелендә уелмас эз калдырды.
-
Белем күтәрү курслары бүген стажировкада "Умырзая" балалар бакчасы/ Стажировка в детском саду "Подснежник" 14.02.2019

Белем күтәрү курсларының бер өлеше- стажировка. Безнең куратор: Иванова Татьяна Андреевна безне МАДОУ №41 "Умырзая" балалар бакчасына алып барды. 13 төркемле зур, бик матур бу балалар бакчасы. Тәрбиячеләре, балалары да шундый кунакчыллар икән 6 шөгыль әзерләгәннәр. ПДД буенча алар базовый площадка булып торалар, шуңа күрә берничә шөгыль юл йөрү кагыйдәләренә багышланган. Шөгыльләр балаларга да, кунакларга да мавыктыргыч, кызыклы, файдалы итеп оештырылган иде.
-
"Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә"/ "Муса Джалиль в наших сердцах" 14.02.2019

Муса Җәлил! Бу исемне ишетү белән күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була.Муса Җәлил ул –ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә,илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә ,үлемне батырларча каршылаган каһарман да. Әлеге бөек затны искә алып без бүген балалар белән район китапханәсенә юл тоттык. Анда безне ,апалар Муса Җәлилгә багышланган кичә әзерләп көтеп торганнар. Без дә үз чиратыбызда аларга Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп сөендердек. Балалар геройның тормышы белән тирәнтен танышып, очрашудан бик кәнагәть калдылар
-
Янгын сүндерү частенә экскурсия/Экскурсия в пожарную часть 13.02.2019

Буген без, зурлар һэм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, янгын сүндерү частенә экскурсияга бардык. Безне анда эшләгән абыйлар янгын сүндерү машиналар белэн таныштырдылар, суда баткан кешелэргә ничек ярдәм курсәтулэре, юлда ДТП вакытында ничек кешеләргә ярдәм итүләре турында сөйләделэр. Шырпы белән уйнарга ярамаганлыкны тагын бер кат искә төшерделәр. Балалар экскурсияда узлэренэ бик куп яналыклар алдылар.
-
"Бүләк" базасында семинарда/ Семинар для педагогов ДОУ на базе "Буляк" 12.02.2019

"Педагогическое проектирование в контексте инновационной образовательной деятельности" темасына "Бүләк" базасында район педагоглары, психологлары өчен семинар оештырылды. Семинар барышында без үзебезнең педагогик эшчәнлектә инновацион алымнар кертеп проектлар төзергә өйрәндек. Практик өлештә тераплэй уеннары белән таныштык, бергәләп уйнап та карадык. Үзебезнең методик эшчәнлектә куллану өчен яңа идеялар алып кайттык.
На базе" Буляка "был организован семинар для педагогов и психологов района по теме" Педагогическое проектирование в контексте инновационной образовательной деятельности". В ходе семинара мы научились разрабатывать проекты, внедряя инновационные подходы в нашу педагогическую деятельность. В практической части познакомились с играми тераплэй, попробовали сыграть вместе. Новые идеи для применения в своей методической деятельности
-
Белем күтәрү курсларында/На курсах повышения квалификации 12.02.2019

1 февральдән 6 нчы февральгә кадәр уздырылган дистацион курсларның дәвамы Чаллы шәһәрендә НГПУ да "Современные подходы к содержанию и организации образовательного процесса в условиях реализации ФГОС дошкольного образования" дигән темада утә. Садыкова Л.Р к,п,н декан ПИП ФГБОУ ВО НГПУ- безгә РППС ны ФДББ стадартлардагы таләпләрнең ничек булуы турында искә төшереп үтте һәм Тольяти шәһәрендәге булган балалар бакчасындагы үрнәкләр белән безне таныштырды.
-
"Кыш көне кошларны ашатыйк"/"Покормите птиц зимой" 11.02.2019

Безнең " Ромашка " балалар бакчасында " Кыш көне кошларны ашатыйк " акциясе узды.Әлеге зур эштә, өлкәннәрнең дә , нәниләрнең дә хезмәте керде. Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да, үзләренең әти-әниләре белән, җимлек ясауда актив катнаштылар. Балалар җимлекләргә җим салып, бакча территориясендәге агачларга үзләренең җимлекләрен элеп кудылар. Бу эш, балалар өчен, тагын бер кызыксындыру чарасы һәм кошларга карата сак караш тәрбияләү булып тора.Саф һавага чыккан саен, балалар кышлаучы кошларны күзәтәләр, аларга җим салалар.
-
Россия чаңгы ярышы/Лыжня России 09.02.2019

Бүген, 9 февраль көнне, районыбызда организацияләр арасында "Лыжня России" чаңгы ярышы уздырылды. Без дэ бакчабыз белән актив катнаштык. Спорт - сәләмәт яшәү рәвеше!
-
Кар бөртекләрен күзәтү./Наблюдение за снежинками. 08.02.2019

Кар бөртеге бик аз очты,
Суздым ана җылы учны.
Без уртанчы төркем балалары белән саф һавада кар бөртекләрен күзәтергә бик яратабыз. Карның үзенчәлекләре турында сөйләшәбез ( ак,суык, йомшак, каты һ.б.) тәҗрибәләр үткәрәбез.










