МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Фотолар ни сөйли... 08.05.2015

Балалар сугыш авырлыклары күргән бабайлар һәм әбиләребезнең фотоларын тупладылар.Аларның сугышта узган юлларын, батырлыкларын өйрәнделәр, батырлыклары белән горурландылар.
-
Очрашу истәлеге 06.05.2015

Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара.Әлеге истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру,өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрдек. Аларның сугышта узган юлларын, фронт хәтирәләрен, күрсәткән батырлыкларын өйрәнделәр.
-
Гасырлардан килгән шагыйрь 24.04.2015

Райoн күләмендә "Яшьлек" кинотеатрында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көн бәйрәме балалар бакчасы балалары һәм мәктәп укучылары белән берлектә үткәрелде.Балалар Г.Тукай шигырьләрен укыдылар, җырладылар.Балаларга истәлек бүләкләр итеп А.Алишның "Койрыклар" китабы тапшырылды.
-
Тукай бәйрәме 24.04.2015

Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең "Туган тел"еңне.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен ятладылар, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнделәр һәм ничә буын балаларын үзенә тарткан могҗиза - әкиятләрен сәхнәләштерделәр,үз күңелләре аша үткәрделәр.Тукай әсәрләре аша балалар эшне яратырга, табигатьне сакларга, Изге туган телебезне, газиз татар телен Тукай кебек тугры булып сакларга өйрәнәләр.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 23.04.2015

Һәр группада тәрбияләнүче балаларның әти-әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Бишек җырлары өйрәнәләр 13.04.2015

"Әлли - бәлли йом күзең,
Йокла-йокла йолдызым"...
Беренче кечкенәләр төркеме кызлары белән музыка эшчәнлегеннән индивидуаль эш вакытында бишек җырлары өйрәнәләр.
-
Кошлар көне 01.04.2015

Беренче апрель- Бөтенроссия кошлар көне.Әтиләре белән бергәләп балалар кош оялары ясап алып килделәр һәм аларны агач башларына урнаштырдылар.Җырчы кошларның исән -имин кайтып ояларыбызны сайлауларын гына күзәтәсебез калды.
-
Киңәшмә үткәрелде 26.03.2015

Балалар бакчасы мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, завхозлар катнашында балаларның туклануы буенча киңәшмә уздырылды.
-
Йолдызлык-2015 23.03.2015

"Йолдызлык-2015" конкурсының соңгы этабы үтте.Балалар бакчалары арасында безнең коллектив I урынга лаек булды.
-
"Нәүрүз, мөбәрәкбад!" 20.03.2015

Бакчабызды "Нәүрүз, мөбәрәкбад!" бәйрәме уздырылды.













