МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Игътибар: балалар! 31.05.2014

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникуллар вакытында балалар арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя.Шул максаттан ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән очраштылар, юлларда дөрес йөрергә кирәклеген аңлаттылар.
Хөрмәтле ата-аналар! Үзегез дә урамда һәм юлларда юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез.
-
Экскурсиядә 31.05.2014

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары "Җиңү паркында" булдылар һәм районыбызның истәлекле урыннары белән таныштылар.
-
Балачак бәйрәме 30.05.2014

Җәйнең иң беренче көне күңелләргә яктылык, ямь бирүче, йөрәкләргә җылылык, наз өстәүче балаларны яклау көне буларак бәйрәм ителде.Барлык балалар бакчалары балалары да "Яшьлек" кинотеатры яныны җыелып бәйрәм иттеләр: җырладылар, биеделәр, уйнадылар, күңелле ял иттеләр.
Һәр бала ата -ана назын тоеп, ятимлек күрмичә, пар канат астында үссен һәм быелгы, киләсе җәйләрне дә хәвеф -хәтәрсез, күңелле итеп үткәрсеннәр иде.
-
Күңелле ял иттек 30.05.2014

Эшләребез тәмамланганнан соң без дә коллектив белән табигать кочагында матур итеп ял иттек.Күңелләребез матур кичерешләргә баеды.Хатирәләргә чумып, арыганлык та онытылды.
-
Бакча белән саубуллашу 30.05.2014

Бакчабызда шатлыклары белән безне сагайткан,шат авазлары белән безне сөендергән,бәйрәмнәрдә,эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар белән саубуллашу бәйрәме булып узды.Бәйрәмдә балаларга иң матур теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелде.
-
Балалар САБАНТУЕ 29.05.2014

Табигатьнең иң матур кочагында бик тә күңелле чара балалар САБАНТУЕ оештырылды.Балаларның теләген кабул итеп, көн дә бик матур, кояшлы булды.Нинди генә уеннар юк иде бәйрәмдә:уенчыклар кисү,капчык ккиеп, йомыркалы кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату...Бар да бар, уйнап кына өлгер.
-
Конкурста җиңүче 23.05.2014

-
Тәрбиячеләр курста 22.05.2014

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертү максатыннан тәрбиячеләр өчен курслар үткәрелде. Бүген ул бездә дәвам итте.
-
Уеннар аша тәҗрибә туплау 15.05.2014

-
Тарихи музейда 10.05.2014














