МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Бабамның медальләре 08.09.2014

Бүген бездә Нижнекамск курчак театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Бабамның медальләре" дигән театр күрсәттеләр.Балалар сугышның никадәр ачы , аяусыз икәнлеген театр барышында тагын бер кат аңладылар.Күгебез аяз,тормышыбыз тыныч булсын, сугыш афәте башка кабатланмасын.
-
1сентябрь -Белем көне 01.09.2014

Хөрмәтле балалар, тәрбиячеләр, ата -аналар!
Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Бакчабызда балаларның шат авазлары бер вакытта да тынмасын,сабырлык, сәламәтлек, эшегездз зур уңышлар телибез.
-
"Өй алдыбыз гөлбакча -2014" район бәйгесе 30.08.2014

Районыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, матурлау максатыннан "Өй АЛДЫБЫЗ ГӨЛБАКЧА-2014" район бәйгесендә район үзәге балалар бакчалары арасында 1 урынга лаек булдык.
-
Иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе-2014 30.08.2014

Районда үткәрелгән иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреңдениеләре арасында безнең балалар бакчасы 2 урынга лаек булды.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе 28.08.2014

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе булып узды.Әлеге конференциядә "Педагогик осталык- белем сыйфатын күтәрүдә төп фактор" дигән темада фәнни- техник иҗат күргәзмәсендә катнашып, үз тәҗрибәбез белән уртаклаштык.
-
Тәрбиячеләрнең август секцион җыелышы 14.08.2014

№7 балалар бакчасында тәрбиячеләрнең секцион җыелышы узды.Балаларның татар культурасы, милли киемнәре турында күзаллауларын үстерү, педагогик эшчәнлеккә яңа УМК кертү аша икетеллелеккә өйрәтүне камилләштерү, тәрбиячеләрнең иҗат тиү сәләтләрен үстерү максатыннан "Татар милли киемле курчаклар" конкурсы оештырылды.Конкурста районыбызның бер генә тәрбиячесе дә катнашмый калмады.
-
Туп,туп, тубыбыз, син безнең матурыбыз 13.08.2014

Тәрбияче Суфиянова Д.М. балалар белән "Туп, туп, тубыбыз, син безнең, матурыбыз" дигән исем астында туп белән эстафета уеннары оештырды.Балалар уен вакытында кыюлык, җитезлек, өлгерлек күнекмәләрен ныгыттылар.Алар арасында тагын да дуслык җепләре һәм сәламәтлекләре ныгыды.
-
Туган көн 11.08.2014

Бүген уртанчылар группасында Закирҗанов Даниярның туган көне. Шул уңайдан балалар тәрбияче Пугачева Т.А. белән Даниярны туган көне белән котладылар, матур теләкләрен теләделәр, җырладылар, биеделәр һәм дә уйнадылар.
-
Күңел ачу 08.08.2014

2 кечкенәләр группасы балалары белән тәрбияче Ч.Д. Салихова "Керпекәйгә - урманга" дигән күңел ачу үткәрделәр.Әлеге чарада балаларның сөйләм телләре үстерелде, хәрәкәт активлыклары артты, кәефләре күтәрелде.Балалар күңел ачу бәйрәменнән канәгать булдылар.
-
Велосипедчылар көне 07.08.2014

Бүген бакчабызда велосипедчылар көне уздырылды. Тәрбияче Аминова Нәзилә Әскать кызы балаларны велосипедта йөрү серләренә өйрәтте.













