МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Хезмәтне яратабыз 29.07.2014

Тәрбияче Алмазия апалары балаларны кечкенәдән үк хезмәтне яратырга өйрәтә.Алар участокларны бик чиста һәм матур итеп тоталар.
-
Тәҗрибә участогында 21.07.2014

Балалар балалар бакчасының бакча яны тәҗрибә участогында булырга бик яраталар. Алар яшелчәләрнең зур һәм мул уңыш бирүенә куаналар, чөнки үзләре дә төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.Тәҗрибә һәм контроль участоклардагы усемлекләрнең ничек үсүен күзәтәләр.
-
Әй,күңелле бакчабыз. 16.07.2014

Бакчабыз көннән- көн матурлана.Тәрбияче апалары белән бергә балалар үзләре дә әлеге эштә бик теләп катнашалар.Үз кулларың белән матурлыкны тудыру һәркемгә рәхәтлек бирә.
-
Табигать кочагында 02.07.2014

Дөнья нинди генә ачышлар ясамасын, нинди генә техникалар, электроник могҗизалар тудырмасын, иң сокландыргыч нәрсә булып табигать яши.Теге яки бу әсәрне укып кына табигатькә мәхәббәт тәрбияләп булмый бит әле.
-
Сәламәтлек һәм спорт атналыгы 26.06.2014

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан физкультурниклар һәм спорт көннәре мавыктыргыч үтте.
-
Күңелле уеннар атналыгы 23.06.2014

Балалар конфет кәгазьләре алып килделәр.Тәрбияче Әлфия апалары белән бергәләр алардан чәчәкләр ясадылар.Үзләре яасган чәчәкләр белән участокларын да бизәделәр.Фантиклар көне бик күңелле узды.
-
"Күңелле туп көне" үткәрелде 18.06.2014

Бакчабызда күңелле туп көне уздырылды.Балалар туп белән төрле уеннар уйнадылар,шулай ук ярышып көчләрен дә сынадылар.
-
Котлыйбыз! 17.06.2014

Җәйнең иң матур көнендә бакча коллективы, балалар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган Солтанова Әлфия Нурум кызының юбилей тантанасы.
Кадерле Әлфия Нурумовна!
Сезне якты дөньяга килгән олуг бәйрәмегез, туган көнегез белән тәбриклибез.Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, киләчәгең бәхетле булсын.Гомереңнең һәр минуты куанычта, бәхеттә, сәламәтлектә узсын.Дөньяның саф һавасын сулап, гүзәллеген күреп, балалар, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә.
Сез һәрчак сабыр һәм гадел булдыгыз,тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез белән тормыш авырлыкларын җиңеп, борчу- хәсрәтләрга бирешмичә яшәвегез белән үрнәк Сез безгә.Сезне балалар һәм әти -әниләр бик яраталар,хөрмәт итәләр.Нинди генә эшкә тотынсагыз да, башкарып чыга беләсез.Аның эшенең нәтиҗәсе булып Актаныш район мәгариф бүлеге грамоталары, ТР "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләклзнүләре әйтеп тора. Ул "Ел тәрбиячесе -2014"бәйгесендә "Воспитатель-новатор" номинациясенә ия булды.
Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме -тагын бик озак еллар бергә- бергә, яшәүнең асылы, иң зур байлыгы булган балаларың, оныкларың,якыннарың бәхетенә сөенеп, кадер хөрмәтен күреп,парлы тормышта яшәргә насыйп итсен.
Гади, сабыр,олы җанлы бит син,
Кылганнарың бары изгелек.
Муллык белән үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрең.
-
Сабантуйлар гөрләп үтә. 09.06.2014

Районыбызда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләп үтә.
Бәйрәм килә. Сабантуйлар гөрли
Татар булган барлык илләрдә.
Халкым гына түгел, газиз моңны
Ишетүгә, бии гөлләр дә.
-
Каникуллар башланды 31.05.2014

Балалар өчен көтеп алган каникуллар башланды.Мәктәпкә әзерлек группа балалары бакча белән саубуллашып өйләренә таралыштылар.Апаларыбызның да күбесе чираттагы ялларына киттеләр.
Кадерле хезмәттәшләребез! Исән -имин булып , күңелле ял итегез!













